Балтач хоккейчылары Башкортостанда өченче урын яулады. Балтачның яшь хоккейчылары Башкортостанда районыбыз данын яклый дип хәбәр иткән идек. Әлеге сәгатләрдә куанычлы хәбәр алдык. Безнекеләр «Золотая шайба 3×3» дигән Бөтенрәсәй яшь хоккейчылар ярышында өченче урын яулады. Яшь хоккейчыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез!