9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары– Габдулла Гарифуллин, Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимовларны биргән җир. Батыр райондашларыбызның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган. https://sun9-68.userapi.com/s/v1/ig2/FDnOpwVquNUG6WAEdfloiz4zESb0wVayc9fpt35gG_DW8QTNd2fhtWhgsFw3HzGFxq9w70TMwCCeW2xnWQYvYHhY.jpg?quality=95&as=32x48,48x72,72x108,108x161,160x239,240x358,360x538,480x717,540x807,640x956,720x1076,723x1080&from=bu&cs=723x0 Рәсәй Герое Олег Исаев, Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифовлар да районыбыз горурлыгы, һәрчак халкыбыз хәтерендә. Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча киткән ир-егетләре дә катнаша. Бик кызга