Хәзер чирнең иң куәтләнгән чагы, дуслар. Әгәр коры буыла торган ютәлдән тилмерәсез икән түбәндәге халык киңәшен кулланырга була. Әмма алдан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! Рецепты мондый: кара торманың эчен чокып, кичтән бал салып калдырасы. Иртән барлыкка килгән суын көнгә 3-4 мәртәбә берәр аш кашыгы эчсәң булыша ди халык киңәшләре.