Чүпрәле ипи рецепты. Кирәк була: 800-850 гр су 11 гр коры чүпрә Тоз, песок, сыек май — һәрберсе берәр аш кашыгы Арыш оны 150-200 гр, цельнозерновой 200 гр, Калганына высший сорт оны кушып камыр бастым. Эш тәртибе: Башта 1 бокал җылы суга аш к песок, чупрә салып кабартабыз, чупрә күпергәч — калган ингридиенты кушып, кабартырга куябыз, күпереп менгәч, онга төщереп, әвәләп табага җәябез, тагын күпертәбез. Рецепт буенча, 180 гр мичтә 40 минут тоткач, мичне 170-160 куеп яңадан 30-35 минут тотабыз дип язылган. Духовканың кызуын чамалагыз. Бәлки сезнең мичтә тизрәк тә пешәр. Пешеру сәгате сездән. Сезне яратып, Лилия