Безнең "Форпост" үзәге беренче👍 2025 елның эш нәтиҗәләре буенча Балтач "Форпост" үзәге Республика күләмендә 1 нче урын алды. Балтач районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Мактау грамотасы белән, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция майоры Илгиз Васильев Риф Моратов премиясе белән бүләкләнде. Шулай ук, райондашыбыз, Балтач кызы Гөлүзә Шәфигуллина да җиңүчеләр рәтендә. Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз!