Кан басымы төшсә, нишләргә? Кан басымы төшүнең беренче билгеләре: кисәк торганда күз аллары караңгылану, хәлсезлек. Хәлегез китсә, урынга ятыгыз, аяклар баштан югарырак торырга тиеш. Болай баш миенә кан тизрәк барып җитәчәк. Күп очракта кан басымының кинәт төшүенә организмның сусызлануы яки канда шикәр дәрәҗәсе төшү сәбәпче, дип яза «Ирек мәйданы». Кан басымы төшсә, 1 стакан су яки баллы чәй эчегез. Тозлы кыяр яисә тозлы балык ашау файдалы. Тоз организмда сыеклыкны тоткарлый һәм канны кислородка баета. Шулай ук ун тапкыр тирән итеп сулап, сулышны акрын гына чыгарыгыз. Колакларга һәм уч төпләренә массаж ясагыз. Җиңелчә ясалган массаж кан әйләнешен яхшырта, тонусны күтәрә.