Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Татарстан Республикасы Рәисе Бөрбашта пансионат эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Рәисе Бөрбашта пансионат эшчәнлеге белән танышты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Балтачка килде. Бүген районыбызда «Балтач Арена» боз сарае ачылды, 12 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов әлеге тантаналы ачылышлардан соң Бөрбашта булып, малайлар пансионаты эшчәнлеге белән танышты. Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күпбалалы, авыр хәлле гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. Көндез малайлар дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөри. Бүгенге көндә пансионатта 22 бала тәрбияләнә. Балалар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кием-салым, канцелярия товарлары, яшәү һәм туклану. Пансионатны тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак. Фото: ТР

Татарстан Республикасы Рәисе Бөрбашта пансионат эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Балтачка килде. Бүген районыбызда «Балтач Арена» боз сарае ачылды, 12 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тантаналы ачылышлардан соң Бөрбашта булып, малайлар пансионаты эшчәнлеге белән танышты.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күпбалалы, авыр хәлле гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ярдәме һәм күзәтүе астында эшли.

Көндез малайлар дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөри. Бүгенге көндә пансионатта 22 бала тәрбияләнә. Балалар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кием-салым, канцелярия товарлары, яшәү һәм туклану.

Пансионатны тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.

Фото: ТР Рәисенең рәсми сайты

-2
-3
-4