Балтачта махсус операция ветераннарына һәм катнашучыларына спорт оешмаларында ташламалар гамәлдә Татарстан Республикасында махсус операция ветераннарын физик культура һәм спорт дәресләре аша тернәкләндерү һәм социаль җайлаштыру буенча системалы эш җайга салынган.Моның өчен республика районнарында кирәкле шартлар тудырылган. Шул исәптән Балтач районында да. Балтач муниципаль районында махсус операция ветераннарына һәм катнашучыларына физик тернәкләндерү, сәламәтләндерү һәм актив ял итү өчен төп мәйданчык булып «Балтач» спорткомплексы һәм «Дулкын» бассейны тора. Монда махсус операция ветераннары һәм катнашучылары өчен ташламалы бәяләр гамәлдә.
Балтачта махсус операция ветераннарына һәм катнашучыларына спорт оешмаларында ташламалар гамәлдә
3 декабря 20253 дек 2025
~1 мин