Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бавырсак

Бавырсак ✅Кичтән 5 йомырканы туңдыргычтан алдым, су астында тиз генә кабыгыннан аралап, савытка салып куйдым(җебер өченгә) ✅Иртән миксер белән тугыладым,1 аш калагы көнбагыш мае салдым, ярты чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салдым, югары сортлы, иләнгән он салып, кашык белән тугылыйм. ✅Камырым каты булырга тиеш түгел, шулай ук йомшак та, савыт кырыеннан камыр үзе төшә башлаганчыга тикле тугыларга кирәк, үзенчә бер төрле тавыш бирә камыр(чалт-чолт килә). Камырны 20 минутлар тирәсе, өстен ябып ял иттерәбез. ✅Камырны онлы кунага куеп, баулар тәгәрәтеп, бер формада кисәбез. Майда пешерәбез. Маебызга төшләрне салганда май кайнар булырга тиеш түгел, май кайнар булса, төшләребез ярыла.Болгата-болгата пешерәбез, төшләрне майдан иртә дә алмыйбыз, берсен алып карыйбыз, әгәр дә шиңмәсә,төшләр әзер дигән сүз!. ✅Икенче катка майга төшләрне салганчы, маебыз суынырга тиеш, кайнар булырга тиеш түгел, шул суынган майга ярты рюмка салкын су салып, төшләрне салып пешерәбез. (Мәрьям Миңнег

Бавырсак

✅Кичтән 5 йомырканы туңдыргычтан алдым, су астында тиз генә кабыгыннан аралап, савытка салып куйдым(җебер өченгә)

✅Иртән миксер белән тугыладым,1 аш калагы көнбагыш мае салдым, ярты чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салдым, югары сортлы, иләнгән он салып, кашык белән тугылыйм.

✅Камырым каты булырга тиеш түгел, шулай ук йомшак та, савыт кырыеннан камыр үзе төшә башлаганчыга тикле тугыларга кирәк, үзенчә бер төрле тавыш бирә камыр(чалт-чолт килә). Камырны 20 минутлар тирәсе, өстен ябып ял иттерәбез.

✅Камырны онлы кунага куеп, баулар тәгәрәтеп, бер формада кисәбез. Майда пешерәбез. Маебызга төшләрне салганда май кайнар булырга тиеш түгел, май кайнар булса, төшләребез ярыла.Болгата-болгата пешерәбез, төшләрне майдан иртә дә алмыйбыз, берсен алып карыйбыз, әгәр дә шиңмәсә,төшләр әзер дигән сүз!.

✅Икенче катка майга төшләрне салганчы, маебыз суынырга тиеш, кайнар булырга тиеш түгел, шул суынган майга ярты рюмка салкын су салып, төшләрне салып пешерәбез. (Мәрьям Миңнегулова)