Найти в Дзене

Ч.3. Архивные материалы. Практика внедрения новых гражданских обычаев в быт Татарской АССР. Свадьба. 1977.

Свадьба Нели и Ильгиза Габдулхаковых. 1990 г. Из семейного архива семьи Габдулхаковых Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой. ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНЫҢ ЗАГС БУЛЕГЕ Өйләнешү, никахны теркәу һәм туй йолалары буенча кайбер киңәшләр Казан 1977 Бу тәкъдимнәрне, Татарстан АССР Министрлар Советының “Татарстан АССРда яңа гражданлык йолаларын көнкүрешкә кертү эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1976 ел 7 апрельдәге 228 нче карарына туры китереп, Татарстан АССР Министрлар Советының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге чыгара. Тәкъдимнәрне СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, тарих фәннәре кандидаты Р.К.Уразманова әзерләде. §3. Туй Туй мәҗлесләре - өйләнешүнең үзәк, иң дулкынландыргыч, гомерлеккә истә кала торган өлеше. Туй гомердә бер генә тапкыр булганга күрә, һәркем аны матуррак, истә калырдай итеп үткәрергә тырыша. Туй барышы элеккегедән шактый үзгә хәзер. Күбесенчә, ул
Свадьба Нели и Ильгиза Габдулхаковых. 1990 г. Из семейного архива семьи Габдулхаковых
Свадьба Нели и Ильгиза Габдулхаковых. 1990 г. Из семейного архива семьи Габдулхаковых

Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.

ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНЫҢ ЗАГС БУЛЕГЕ

Өйләнешү, никахны теркәу һәм туй йолалары буенча кайбер киңәшләр

Казан 1977

Бу тәкъдимнәрне, Татарстан АССР Министрлар Советының “Татарстан АССРда яңа гражданлык йолаларын көнкүрешкә кертү эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1976 ел 7 апрельдәге 228 нче карарына туры китереп, Татарстан АССР Министрлар Советының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге чыгара.

Тәкъдимнәрне СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, тарих фәннәре кандидаты Р.К.Уразманова әзерләде.

§3. Туй

Туй мәҗлесләре - өйләнешүнең үзәк, иң дулкынландыргыч, гомерлеккә истә кала торган өлеше. Туй гомердә бер генә тапкыр булганга күрә, һәркем аны матуррак, истә калырдай итеп үткәрергә тырыша.

Туй барышы элеккегедән шактый үзгә хәзер. Күбесенчә, ул гаҗәеп күңелле, уен-көлкеле, җыр-бию, яңа гаилә төзүчеләргә карата изге теләкләр белән уза. Яшь килен белән кияүнең беренче көннәрне кешегә күренмәүләре, үзәк туй мәҗлесендә катнашмау­лары /гадәт кушмый иде!/ тарихта гына калды инде. Хәзер алар туйга ямь биреп, иң түрдә утыралар.

Туйга озак хәзерләнү хас. Шуңа да карамастан, кайчакны мәҗлес сүлпән бара, матур итеп әйтелгән тәбрик-котлаулар да килеп чыкмый. Андый очракта кунаклар да тизрәк китү ягын карый. Мондый хәл булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Билгеле, һәр очракка яраклы рецепт бирү мөмкин түгел. Ләкин күп кенә күзәтүләр нәтиҗәсендә туган кайбер фикерләрне әйтеп үтү һәм шуларны истә тоту артык булмастыр.

1. Хәзерге вакытта туй мәҗлесенең барышы аны алып баручының осталыгына, сәләтенә бәйле. Шуның өчен мәҗлесне алып баручыны алдан ук билгеләп, аның белән сөйләшеп кую бик мөһим. Хәер, халык өчен бу гомумән яңа күренеш түгел. Элек-электән үк аргыш кодалар булган /әйтик, керәшеннәрдә/. Алар сүзгә бай, җырга оста кешеләрдән билгеләнгән. Ә туйның ничек барышы шулар кулында дияргә мөмкин.

2. Аш-суны озаклап, җентекләп хәзерләгән кебек үк, туй барышы турында да алдан ук уйлап кую кирәк. Еш кына бу нәрсә игътибардан читтә кала. Үзеннән-үзе килеп чыгар әле кебек. Ә чынлыкта алай булмый.

Чакырыласы кунакларны билгеләгән кебек үк, мәҗлесне ачып җибәрү, кемгә һәм кайчан сүз бирү, җырланасы җырлар, уеннар, гармунчы, башка музыка турында алдан ук кайгырту бик мөһим. Тәбрикләүчеләр белән сөйләшеп кую да яхшы. Алары әзерләнә тора. Ә бу үзе генә дә кешене дулкынландырмый калмый. Боларның барысын да кем эшләргә тиеш соң? Әлбәттә, яшьләрнең якыннары, туган-тумачаларыннан берсе. Дуслары ярдәм итешсә дә зарар булмас. Шуның өчен, борынгы гадәтне онытмыйча, “кияү егетләрен” билгеләп кую (алар инде сүзгә оста, тапкыр, оештыра белүчеләр булсыннар) мәслихәт. Ә инде яшь килен кияү егетләренә иң матур сөлгеләрен бирергә әзер булсын (алар 2-3 кеше булырга мөмкин).

3. Шуны да истә тотарга кирәк: өстәл янына утыргач кына тамада билгеләү килешмәгән кебек, тамаданың, хуҗа кеше табындагыларның ризалыгын сораганчы ук мәҗлесне башлап җибәрүе дә килешеп бетми.

4. Тостлар туйда күп тә, төрле дә була. Ләкин алар белән бик мавыгырга да ярамый. Белгәнебезчә, тост әйтүчеләр, гадәттә, соңгы сүзләрен эчәргә тәкъдим итү белән тәмамлыйлар. Тостлар берсеннән-берсе әйбәт, матур, эчтәлекле - эчми калыр хәлең юк. Ә тостны яклап һаман әз-мәз “төшерү” белән мавыгып китсәң, яшьләр турында да, гомумән туйда утыруың турында да онытып җибәрүең мөмкин.

5. Өйләнешкән яшьләрнең ата-аналарына, ике як кода-кодачаларга сүз бирүне онытырга ярамый. Сүз алгач, югалып калмас өчен, аларның әйтәсе килгән фикерләрен алдан ук уйлап куюлары яхшы.

6. Өйләнешүчеләр турында да онытмаска кирәк. Котлау, тәбрикләү сүзләре белән бер рәттән, яшь кияү белән киленне үзара ярыштыру, аларның осталык-җитезлекләрен сынап карау туй барышын тагын да җанландыра.

Ярыштырулар күп төрле булуы мөмкин. Менә шуларның берничәсе:

а) кыз белән егеткә икесенә дә төргәк бирелә. Кат-кат кәгазьгә төргән төргәктән, нык бәйләнгән “серле” әйберне чишеп алырга кирәк. Эчендә - я имезлек, я бәләкәй курчак. Кем тизрәк чишеп бетереп, эченнән чыгара ала?

б/ туй алып баручы - яшьләрне өй уртасына чыгара. Ике кодагыйны чакырып чыгара. Бер тәлинкәгә 100 тиен сала. Шуны кыз белән кияү берәмләп чүплиләр. Кем күбрәк алырга өлгерә - шуның кулында гаилә кассасы булачак, имеш. Ике кодагый һәрберсенекен саный - егетнең әнисе - киленнекен, кызның әнисе - кияүнекен;

в/ бик кызык итеп “бала киендерү” уза.

Олы курчак - шәрә бала. Бала чүпрәкләре - гадәти чүпрәкләр.

Ике коданы уртага чыгарып: “Балаларыгызның бала чагын искә төшерегез әле”, диләр. Күпме маташсалар да, аларның бала киендерүләре килеп чыкмый. Соңыннан килен бала киендерә.

г/ чәк-чәк чыкканда аны килен белән кияү чыгарганда бик күңелне. Чыгып, аз гына кунакларны сыйлап алсалар да начар булмастыр.

Яшьләрнең табын түрендә утырулары мәҗлесне бизи, әлбәттә. Ләкин ким дигәндә 3-4 кич буена эссе һавада тирләп-пешеп, теләгәндә чыгып керү мөмкинлегеннән мәхрүм булып утыру бер дә килешерлек түгел. Моның белән аларны табын курчагына әй­ләндерергә тырышабыз түгелме соң? Азрак хәрәкәт итсәләр, осталыкларын күрсәтеп, кунакларның күңелен күтәрсәләр дә начар булмастыр.

д/ халыкта күркәм шундый бер гадәт тә булган. Яшь киленнән, ашлы-сулы булсын дип, “килен токмачы” кистереп караганнар. Хәзерге туйларда да килен үзенең осталыгын күрсәтеп алса, ямь өстенә ямь генә булыр.

7. Туйда яшьләрне үбештерү белән чамадан тыш мавыгу - килешмәслек хәл. Мисалга, Әгерҗе якларында тост алдыннан “әче” дип, аш-бәлеш алдыннан “тоссыз” дип, чәк-чәк чыккач “балсыз” дип һәм башка күп кенә сәбәп табып яшьләрне бертуктаусыз үбештерергә тырышалар. Бу кайберләренә ошап та киткән кебек. Ләкин туйда яшьләр генә түгел, аларның ата-анасы һәм башка олыларның булуын да онытмаска кирәк. Кайчак аларның кайберләре уңайсызланудан өйдән чыгып китәргә мәҗбүр була. Чөнки, әйткәнебезчә, кеше алдыңда үбешү һәм аны карап тору элек-электән безнең халыкта тыйнаксызлык санала.

8. Туйның икенче өлешендә аш-су эзәрләүчеләрне табын янына чакырып, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү - игътибарга лаек күренеш. Бер туйда, мәсәлән, рәхмәт сүзе белән бергә аш-су хәзерләүче ике хатынның билләренә килен алъяпкычы бәйләделәр. ЗАГСтан алып кайтучы шоферга йон бияләй бирделәр. Кайчакта, туй мәҗлесендә көтелмәгән “гаиб” кунак булуы мөмкин. Бәлкем аңар да берәр бәләкәй бүләк бирергә, мәсәлән, килен кулъяулыгы. Кибетнеке булмыйча, үзе эшләгән булса, бигрәк яхшы.

9. Туйның азагына таба яшь кияүгә сүз бирелә. Ул икесе исеменнән дә әти-әниләренә һәм кунакларга рәхмәтен белдерә.

10. Тәнәфес вакытында бию-уеннар оештырыла. Арча якларында, мәсәлән, соңгы елларда еш кына яңабаштан элекке күмәк җырлы биюләрне, шул исәптән “Наза”ны уйный башладылар. Аларга олырак яшьтәгеләр дә бик теләп кушыла.

11. Туйда, әйткәнебезчә, җырланасы җырларны я машинкада бастырып, я кулдан күбәйтеп булса да, әзерләп куярга кирәк. Чөнки еш кына күп кеше, җырның сүзләрен белмәгәнгә, җырламыйча аптырап утыра.

12. Бик күңелле, яхшы туй истәлеге булып “Теләкләр альбомы” була ала. Альбомны алдан ук алып куялар. Беренче битенә кыз белән егетнең фоторәсемнәре, аларның туйда катнашучыларга үтенечләре (мөрәҗәгатьләре) - үз теләкләрен язып калдырырга. Ул альбом (эченә ручка салынган) туй барышында кулдан-кулга йөри, кунаклар теләкләрен яза бара. Туй барышына комачауламый.

13. Кайбер яңа туй йолалары күңелне борчый. Мәсәлән, туйда өйгә көчкә сыярлык күп итеп кунак җыю - шуларның берсе. Хәзер кемнәр генә чакырылмый: чыбык очы туганы да, дусты да, таныш булганы да, танышның танышы да дигәндәй - берсе дә калмый. Кирәкме икән бу?

Кунак урынсыз калса яки утырган урыны бик тыгыз, уңайсыз булса, кунак - кунак түгел, күңеле дә шат, көр булмый. Тилмереп кенә утыра. Үзең шул хәлдә булсаң, охшармы? Шуны истә тот.

14. Берничә сүз туй бүләкләре турында. Ата-бабадан калган гадәт буенча, туйга бүләксез килмиләр. Яңа гаилә коручыларны хөрмәтләү һәм аларга ярдәм йөзеннән китерәләр аны. Бүгенге көндә дә бу гадәт дәвам итә. Еш кына берничә кеше, акчаларын берләштереп, ниндидер зуррак, көнкүрешкә бик кирәкле әйбер - я телевизор, я кием шкафы, я булмаса башка шундый берәр кирәк-ярак бүләк итү гадәткә көрә бара. Кайбер авылларда, мәсәлән, туйга чакырылган кешеләр, кибеткә барып, үз акчаларын кибетчегә калдыралар. Җыелган акчага карата - күләмлерәк әйбер дә алына.

Э менә табынга бүләк урынына акча калдыру - мәҗлесне бизәми. Кайчакта бит берәрсе (еш кына алдан сөйләшенеп) күп итеп акча сала - башкаларга аннан күпкә калышырга оят! Кәсеңне әрче! Бүләккә килгән әйберне табынга махсус чыгарып, аны җентекләп тикшерү һәм хакларын әйтеп күрсәтү дә килешми. “Энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дигәндәй - бүләкнең төрле булуы мөмкин.

Кайбер кунакларның уңайсызлануы бар. Бүләкләрнең кайчак зур һәм кыйммәтле булуы дә борчый. “Кешедән калышмаска” дип тырышу да зарарлы күренеш.

Монда китерелгән барлык бу киңәшләр - ниндидер, катгый үтәлергә тиешле инструкция яки күрсәтмәләр түгел, әлбәттә. Туй барышын алдан ук уйлап, хәзерләнеп торганда, сез үзегез дә күп кенә матур йолалар уйлап таба алырсыз. “Үз эшеңнең җимеше татлырак була” ди бит халык.