Тормышыбыз матур гына барганда, парлашып балалар үстергәндә, гаиләбезгә зур кайгы килде – тормыш иптәшем Нияз авырып китте. Хастаханә юлларын үтү, дәвалану, сәламәт киләчәккә ышану... Бу вакытларда без күп кешеләрдән ярдәм күрдек, җылы сүз белән дә, матди ярдәмләтә дә. Ләкин, без көткән матур киләчәк кенә булмады. 17 август көнне әти-әнисенең бердәнбер баласы, яраткан тормыш иптәшем, балаларыбызның кадерле әтисе – Нияз Мөхәммәтҗанов мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу югалту белән без әле дә килешә алмыйбыз. Шушы авыр вакытта безгә булышкан, хәлебезне белгән, ярдәм иткән туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, Ниязның сыйныфташларына, гомумән, һәр кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер кешегә дә мондый авыр кайгылар күрергә язмасын! Һәркемгә ныклы сәламәтлек телибез. Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә зур саваплар булып әйләнеп кайтсын. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе, Кенәбаш авылы
Тормышыбыз матур гына барганда, парлашып балалар үстергәндә, гаиләбезгә зур кайгы килде – тормыш иптәшем Нияз авырып китте
30 ноября 202530 ноя 2025
~1 мин