Мәк үстергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный ала, чөнки Мәк төренең теләсә кайсы төре тыелган матдәләрне үз эченә ала, аерма бары тик аларның күләмендә генә. Россиядә составында наркотик матдәләр булган мәк чәчәген үстерү тыела, моның өчен РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе каралган. Мисал итеп Балтач районының бер авылыннан пенсионер Е.ның тарихын китерергә мөмкин. Ул, мәкне үстерү закон белән тыелганлыгын белеп, 2025 елның май башыннан июленә кадәр бакчасында наркотик матдәләр булган 280 данә мәк үстергән. Гаепләнүче үз гаебен таныган, бу үсемлекләрне кулинариядә куллану өчен үстерүен аңлаткан. Татарстан Республикасы Балтач район суды тарафыннан гаепләнүче Е.РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 2 нче өлешендәге «в» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнде, сынау срогы 6 айга билгеләнде. Шуны истә тотарга кирәк: мәк үз участогында табылса, аны кичекмәстән юк итәргә кирәк. Кибеттә кулинария
Мәк үстергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный ала, чөнки Мәк төренең теләсә кайсы төре тыелган матдәләрне үз эченә ала, аерма
29 ноября 202529 ноя 2025
~1 мин