Рәзилә – һөнәре буенча бухгалтер, программист. Ул “Август-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя Рәзилә Нургалиеваның тегүгә осталыгы кечкенәдән килә. Бу юнәлештә укымаса да, һәвәслеге һәм һәр башлаган эшне наять итеп башкаруы сокландыра. Рәзилә – һөнәре буенча бухгалтер, программист. Ул “Август-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя. – “Дипломсыз тегүче” дип шаяртырга ярата якыннарым. Теләгән киемне, күзем төшкән киемнәрне үзем тегәм. Балаларга теккән чалбар, күлмәк, сарафаннарның исәбе юк. Кызларымның икесенә дә чыгарылыш кичәләренә күлмәкләрне үзем тектем. Әнинең кул җылысы кергән күлмәк баланы саклап йөртә дигән ышану бар бит, – ди Рәзилә. Рәзиләнең тегүгә хирыслыгы нәселдән килә. Аның карт әбисе дә күз явын алырлык бәби итәкле күлмәкләр теккән. Элек заказ белән тегелгән күлмәкләрне бай бичәләр генә кигән! Ә тегүче һөнәре табышлы кәсеп саналган. Рәзиләнең әнисенең бертуган сеңлесе Тәнзия, аның кызы Гөлназ да – оста тегүчеләр. – Мәктәпкә укырга кергәнче үк курчакларыма күлмәкләр тегә идем. Беренче ук