Борнак авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан «Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә» исемле кичә үткәрелде. Җирле үзидарә рәисе Габдуллин Ирек Илдар улы әниләрне бәйрәм белән котлады. Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Авылның оста гармунчылары Наил Заһретдинов, Наил Нургалиевның һәрбер чыгышы әниләр күңеленә якын да, ялкынлы да һәм онытылмаслык моң булып урнашты. Чара барышында шагыйрьләрнең әниләргә багышланган шигырь һәм җырлары яңгырады. Китап сөючеләр үз әниләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Кичә һәркемнең күңелендә матур мизгелләр белән истә калды.
Борнак авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан «Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә» исемле кичә үткәрелде
27 ноября 202527 ноя 2025
2
~1 мин