Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мәрьям Миңнегуловадан ипи рецепты

Мәрьям Миңнегуловадан ипи рецепты Камыр басасы савытыбызга 1,5 чәй калагы чүпрә (минеке коры чүпрә), 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 стакан җылымса су салып болгатабыз да, шуңа ярты стакан иләнгән он салып ипи башы (әче камыр) ясап, җылы урынга каплап куябыз. Чүпрәбез яхшы булса ярты сәг дигән камырыбыз эчеп чыга. Әче камырга ярты стакан җылымса су салып болгатабыз, он салып яңадан басабыз. Камырыбыз үзләнгәнче басарга кирәк, кул учына көнбагыш мае (2 аш калагы тирәсе) салып, камырны яхшылап басып бетереп, өстен каплап, яңадан кабартабыз. Кабарган камырны майланган табага салып, яңәдән табада кабартабыз да, 200 градуслы мичтә пешерәбез.

Мәрьям Миңнегуловадан ипи рецепты

Камыр басасы савытыбызга 1,5 чәй калагы чүпрә (минеке коры чүпрә), 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 стакан җылымса су салып болгатабыз да, шуңа ярты стакан иләнгән он салып ипи башы (әче камыр) ясап, җылы урынга каплап куябыз.

Чүпрәбез яхшы булса ярты сәг дигән камырыбыз эчеп чыга.

Әче камырга ярты стакан җылымса су салып болгатабыз, он салып яңадан басабыз. Камырыбыз үзләнгәнче басарга кирәк, кул учына көнбагыш мае (2 аш калагы тирәсе) салып, камырны яхшылап басып бетереп, өстен каплап, яңадан кабартабыз.

Кабарган камырны майланган табага салып, яңәдән табада кабартабыз да, 200 градуслы мичтә пешерәбез.