Гөлзидә Газизуллинадан кивилы торт рецепты Кирәк булачак: 500 грамм сметан, 300 грамм балык печеньесы, чама белән песок, 2-3 банан һәм киви. Печеньены сметан һәм песок салып болгатабыз, шуңа банан турап салабыз, яхшылап болгатабыз. Әзер массаны зур тәлинкәгә үзегезгә ошаган формада урнаштырасыз. Өстен туралган киви белән бизисез. Тәмле булсын!