Найти в Дзене

Чүпрәле районында җыелган халык авыз иҗаты материаллары

Чүпрәле якларына иң беренче фольклор экспедициясе 1945 елда оештырылган, дип санарга мөмкин. Ул турыдантуры Чүпрәле районына булмый, ә Буа һәм Буденный (Чынлы) районнарына оештырыла. Билгеле булганча, ул вакытта Буденный районының кайбер авыллары хәзерге Чүпрәле районына кергән. 1957 елда Буденный районының биләмәләре Буа һәм Чүпрәле районнарына бүлеп бирелә. Әлеге экспедициядә Хәмит Ярми, Халидә Гатина, Гомәр Разин (Гомәр Бәширов) катнаша. Аны күренекле галим Хәмит Ярми җитәкли. Фольклорчылар Кече Чынлы авылында барлыгы 2 әкият, 3 бәет, 1 дастан язып алалар. Аннан соң алар хәзер Буа районына кергән авылларда эшлиләр. Чүпрәле авылларына 1955 елның июнь – июль айларында оештырылган экспедицияне дә күренекле галим Хәмит Ярми җитәкли. Экспедициядә катнашучылар берничә төркемгә бүленеп эшли. Алар Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Норлат районнары буенча таралалар. Чүпрәле төбәгенә Миншәех Зәбиров (төркем җитәкчесе) һәм Кәүсәрия Миңнекиева юнәлә. Алар, күп кенә авылларда йөреп, шактый бай фольклор ма

Чүпрәле якларына иң беренче фольклор экспедициясе 1945 елда оештырылган, дип санарга мөмкин. Ул турыдантуры Чүпрәле районына булмый, ә Буа һәм Буденный (Чынлы) районнарына оештырыла. Билгеле булганча, ул вакытта Буденный районының кайбер авыллары хәзерге Чүпрәле районына кергән. 1957 елда Буденный районының биләмәләре Буа һәм Чүпрәле районнарына бүлеп бирелә.

Әлеге экспедициядә Хәмит Ярми, Халидә Гатина, Гомәр Разин (Гомәр Бәширов) катнаша. Аны күренекле галим Хәмит Ярми җитәкли. Фольклорчылар Кече Чынлы авылында барлыгы 2 әкият, 3 бәет, 1 дастан язып алалар. Аннан соң алар хәзер Буа районына кергән авылларда эшлиләр.

Чүпрәле авылларына 1955 елның июнь – июль айларында оештырылган экспедицияне дә күренекле галим Хәмит Ярми җитәкли. Экспедициядә катнашучылар берничә төркемгә бүленеп эшли. Алар Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Норлат районнары буенча таралалар. Чүпрәле төбәгенә Миншәех Зәбиров (төркем җитәкчесе) һәм Кәүсәрия Миңнекиева юнәлә. Алар, күп кенә авылларда йөреп, шактый бай фольклор материалларын туплыйлар.

Х. Гатина, М. Зәбиров, Х. Ярми
Х. Гатина, М. Зәбиров, Х. Ярми

М. Зәбиров һәм К. Миңнекиева сәфәрләрен Татар Саплыгы авылыннан башлыйлар. Биредә халыктан 1 әкият, 4 бәет, 239 кыска җыр, 4 сюжетлы җыр, 4 уен, 186 мәкаль һәм әйтем, 52 табышмак язып алына. Шунысы кызык, Институт хезмәткәрләренә өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, 15–16 яшьлек егет һәм кызлар да үзләре белгән, олылардан ишеткән, хәтерләрендә йөрткән халык авыз иҗаты әсәрләрен бик теләп сөйлиләр һәм яздырталар.

Киләсе авыл итеп белгечләр олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанинең әнисе туган авылы Иске Чокалыны сайлыйлар. Монда исә тагын да мулрак материал җыела: 1 әкият, 1 бәет, 464 кыска җыр, 19 сюжетлы җыр, 8 йола җыры, 26 уен, 31 мәкаль һәм әйтем, 42 табышмак. Татар Бизнәсе авылында күбрәк йола җырлары, төгәлрәк әйткәндә туй җырлары очрый. Барлыгы 2 сөйләк, 524 кыска җыр, 6 сюжетлы җыр, 46 йола җыры, 6 уен язып алына.

Җыелган материаллар исемлеге
Җыелган материаллар исемлеге

М. Зәбиров һәм К. Миңнекиева, олуг әдип Габделҗаббар Кандалыйның нәсел тамырлары барып тоташкан Югары Каракитә һәм Түбән Каракитә авылларына барып, 8 сөйләк, 297 кыска җыр, 23 уен, 6 мәкаль һәм әйтем туплыйлар. Аннан соң шулай ук зур шәхесләр биргән Мунчәли авылына барып, барлыгы 289 кыска җыр, 7 сюжетлы җыр, 6 йола җыры, 4 уен, 7 мәкаль һәм әйтем, 21 табышмак язып алалар. Институт хезмәткәрләре Чүпрәле районында эшләгән иң ахыргы авыл Иске Кәкерле була. Аз гына вакыт эчендә 258 кыска җыр, 4 сюжетлы җыр, 3 уен язып алырга өлгерәләр. Барлыгы 2 әкият, 10 сөйләк, 5 бәет, 2061 кыска җыр, 40 сюжетлы җыр, 39 йола җыры, 66 уен, 230 мәкаль һәм әйтем, 115 табышмак – ике кеше өчен бу бик югары нәтиҗә булып саналырга хаклы.

Институт хезмәткәрләренә фольклор әсәрләрен тупларга ярдәм иткән бер генә кеше дә онытылмаган – исем-фамилияләре теркәлеп куелган, һәрберсенең сөйләп, җырлап күрсәткән халык авыз иҗаты әсәрләре Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана.

Җыелган материаллар исемлеге
Җыелган материаллар исемлеге

1960 нчы елларда Институтта аспирантурада укучы Леонид Арсланов та Чүпрәле районындагы татар сөйләшләрен өйрәнү өчен экспедицияләргә чыга. 80–90 нчы елларда тел белгече Зидә Садыйкова шулай ук бу төбәктә булып, җирле сөйләшләрне өйрәнә. 2000 нче елларда исә тел галимнәре Дария Рамазанова, Флера Баязитова берничә тапкыр Чүпрәленең кайбер авылларына барып, диалектология буенча шактый күп материал җыеп кайталар.

Эпиграфик мирасны өйрәнүгә килгәндә, танылган галим Марсель Әхмәтҗановның 1994 елда Кече Чынлы авылы зиратындагы борынгы ташъязмаларны тикшергәнен әйтеп үтәргә кирәк.

2012 елның июнь аенда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан бу төбәккә комплекслы экспедиция оештырылды. Анда фольклор, археография, тел, халык музыкасы һәм сәнгатькә караган материаллар җыелды һәм җентекләп өйрәнелде.

Айдар Гайнетдинов