Найти в Дзене

Ч.8. История деревень. Архив отдела этнологических исследований Института истории им. Ш. Марджани АН РТ. Лениногорский район

Экспедиционные материалы. История деревень. Экспедиции Мухаметшина Ю.Г., 1964 г. Обработано: Э.А. Сагдиевой Название на татарском: Зәй-Каратай Историческое географическое положение: Самарская губерния, Бугульминский уезд Подразделение этноса: казанские татары Информатор – «Зәй Каратай». Казанны алган вакытта ерак түгел Алешкин авылы янына халык күчеп утрыган. Беренче шул авыл булган. Шуның өчен аларны казан мишәрләре дип атап йөрткәннәр (аерыр өчен). Әле дә Алешкин янында кабер ташлары бар. Алешкин өстеннән Камага йөри торган олы юл булган. Ул юлдан Камага агач ташыганнар. Лашманчылар булган шул подвода повинностьләреннән алар качып шушы Зәй Каратай урынына күчеп утрыганнар. Бу урында гел кара урман булган. Әле 1870 елларда урман сирәгәеп гел чиялек булган. Башта әз кеше утырган. Җирне бүлеп алганнар “Морай сазы” “Җәмил сазы” дигән исемнәр әле дә бар. Әлмәмәмт елгасы. Ураз карт. Хәзер ул исемнәр онытылып бара. Сазлар киптерелгән. Бу исемнәр башта....... До революции жители деревни общ
Оглавление
дер. Куяново. Худ. Ю.Г. Мухаметшин
дер. Куяново. Худ. Ю.Г. Мухаметшин

Экспедиционные материалы. История деревень.

Экспедиции Мухаметшина Ю.Г., 1964 г.

Обработано: Э.А. Сагдиевой

Название деревни на момент экспедиции: Зай-Каратай Лениногорский район ТАССР

Название на татарском: Зәй-Каратай
Историческое географическое положение: Самарская губерния, Бугульминский уезд
Подразделение этноса: казанские татары
Информатор –

«Зәй Каратай». Казанны алган вакытта ерак түгел Алешкин авылы янына халык күчеп утрыган. Беренче шул авыл булган. Шуның өчен аларны казан мишәрләре дип атап йөрткәннәр (аерыр өчен). Әле дә Алешкин янында кабер ташлары бар. Алешкин өстеннән Камага йөри торган олы юл булган. Ул юлдан Камага агач ташыганнар. Лашманчылар булган шул подвода повинностьләреннән алар качып шушы Зәй Каратай урынына күчеп утрыганнар. Бу урында гел кара урман булган. Әле 1870 елларда урман сирәгәеп гел чиялек булган. Башта әз кеше утырган. Җирне бүлеп алганнар “Морай сазы” “Җәмил сазы” дигән исемнәр әле дә бар. Әлмәмәмт елгасы. Ураз карт. Хәзер ул исемнәр онытылып бара. Сазлар киптерелгән. Бу исемнәр башта.......

До революции жители деревни общались с чувашами деревни Ялтань, мордвой деревни Васильевка (8км), русскими и украинцами деревни Горкин. В частности, от русских переняли подсолнухи, способы покрытия крыши соломой, обмоченной в глине. Деревня горела несколько раз – в 1917, 32, 34годах. После последнего пожара деревню перестроили по уличной планировке. Были две мечети.

Название деревни на момент экспедиции: Новое Иштеряково Лениногорский район ТАССР

Название на татарском: Иштирәк
Историческое географическое положение: Самарская губерния, Бугульминский уезд
Подразделение этноса: казанские татары
Информатор –

Халимов Хаматулла. Халимов Галим.

Ново Истеряково.

Название деревни от двух деревень - «2 куш тирәк» и «иш тирәк».

Возраст деревни 350-400лет.

Сәйфи мөлек Салимзян: Исмагиль – Ахмәтҗан

Исхак – Хаертдин

Ильяс – Ахмәт, Ахмәтша, Мостафа

Гусман – юк.

Аларның атасының атасы килеп утырган.

Сафа бабай

Башта авыл җиренә башкорт килеп утырган. Аннары мишәрләр. Башкортлар Бакалы ягыннан килеп утырган. Мишәрләр (Ахмәт, Ибрай авылларыннан) килеп утырганнар. Мишәрләр чишмә янында пычакларын онытып калдырганнар, кире килеп шушында утырганнар.

Элек башкортларның киеме чувашлар киеменә ошаган булган. Телдә дә әзрәк аерма булган. Хәзер бернинди дә аерма юк.

Белем буенча мишәрләр алдынгы (башкортларга карата). Мишәрләрнең хезмәт итеп кайткан кешеләре солдат дип атала, а башкортларның казак дип аталган.

Гөсни, Сәйфи мөлек, Габдулла: Хаммат, Ибәй, Борханедин, Мөемин, Ханнан.

Элек 2 мәчет (берсе 1906 елны салынган, берсе 1875елны салынган). Мәчетне Мортаза бай (Казан бае) салдырган.

Якуб байның бер кибете булган. Аның 2 тегермәне булган (2 хатыны булган) – 2 хатынлы булса да башка хатыннарны эшләтеп тоткан. Якуб бай (2йортка) бурычка акча алып төрмәгә кергән. Революциягә кадәр 350ләп йорт бар иде. Аннары 29елны Чиеле тау поселогы аерылып чыкты.

Хәзер 280ләп йорт калды.

Колхоз 1930 елны төзелде. Иң башта Хаматгали бабаеның малае чагында авыл янган, башкорт ягы бер дә янмаган. Аннары Вильдан бабайдан янган. Аннан Габид кырыеннан янган, аннары Ибн Нуретдин янган (1881елны), аннары Илалидән соң (1911) янган. Аннары 1930 елны янды. Аннан соң зур пожар булмады. Бер кечкенә генә бер пожар булды (Элек 100 йорлап яши иде). Пожарка элек юк дияргә ярый иде.

1 душка Өч ачминник буе 60 сажень, иңе 30 сажень. Җирне, печәнне шулай бүлгәннәр (5 таякмы, 3 таякмы). 1 батман – 4пот. Урманнар җәмәгатьнеке булган. Элек җирләрне Бөгелмә тирәләрендә барып чәчкәннәр.