Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Россиянең барлык пенсионерлары да автомат рәвештә электрон пенсия таныклыгы ала

Россиянең барлык пенсионерлары да автомат рәвештә электрон пенсия таныклыгы ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фонды мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Аны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта табарга, ә таныклыкның пластик версиясен фонд яки күп функцияле үзәк бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин. Пенсионерлар цифрлы таныклыкны октябрьдән ала башлады. Аны алу өчен гражданнарга гариза тапшырырга кирәкми: QR-код гамәлдәге пенсионерлар өчен шәхси кабинетта — автомат рәвештә, ә пенсия статусын әле яңа гына алучылар өчен пенсия билгеләнгәннән соң ун көн эчендә формалаштырыла. Социаль фонд башлыгы Сергей Чирков хәбәр иткәнчә, электрон таныклыкларны гамәлгә кертү — гражданнарның ташламаларга ия категорияләренең бердәм цифрлы профильләрен булдыру эшенең бер өлеше. Ул ачыклык керткәнчә, QR-кодларны куллану төрле учреждениеләрдә ташламаларга һәм хезмәтләргә хокукны тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Чыганак

Россиянең барлык пенсионерлары да автомат рәвештә электрон пенсия таныклыгы ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фонды мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Аны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта табарга, ә таныклыкның пластик версиясен фонд яки күп функцияле үзәк бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Пенсионерлар цифрлы таныклыкны октябрьдән ала башлады. Аны алу өчен гражданнарга гариза тапшырырга кирәкми: QR-код гамәлдәге пенсионерлар өчен шәхси кабинетта — автомат рәвештә, ә пенсия статусын әле яңа гына алучылар өчен пенсия билгеләнгәннән соң ун көн эчендә формалаштырыла.

Социаль фонд башлыгы Сергей Чирков хәбәр иткәнчә, электрон таныклыкларны гамәлгә кертү — гражданнарның ташламаларга ия категорияләренең бердәм цифрлы профильләрен булдыру эшенең бер өлеше. Ул ачыклык керткәнчә, QR-кодларны куллану төрле учреждениеләрдә ташламаларга һәм хезмәтләргә хокукны тиз арада расларга мөмкинлек бирә.

Чыганак