Бүген Балтач гимназиясенең 4А, 4Б, 4И сыйныфы әниләре өчен "Әниләр" бәйрәме үтте. Оештыручы укытучылар тарафыннан фотозона да булдырылган. Һәр әни баласы белән истәлеккә матур фотога төште. Светлана Егорова, Әлфия Галиева, Рамилә Фазылҗанова әниләрне котлап матур теләкләре белән чараны башлап җибәрделәр. Алсу Хәкимҗанова әниләргә пейзаж ясау буенча мастер класс үткәрде. Һәр әни бала чагына чумып, бирелеп рәсем ясады. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. "Бүген бик рәхәт, җылы очрашу булды, рәхмәт оештыручы укытучыларга, кабат шулай бергә бердәм булып җыелырга язсын"-дигән теләктә калды әниләр.
Бүген Балтач гимназиясенең 4А, 4Б, 4И сыйныфы әниләре өчен "Әниләр" бәйрәме үтте
22 ноября 202522 ноя 2025
1
~1 мин