Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды

Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды. 1 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы буенча матурлык, сәләт һәм милли традицияләр – Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабында райондашыбыз, Көшкәтбаш авылы кызы Гөлназ Әхмәдиева да катнашты. Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәтте. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм аш-су әзерләү осталыкларын бәяләде. Шунысы куанычлы Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды. Котлыйбыз!

Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды.

1 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы буенча матурлык, сәләт һәм милли традицияләр – Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабында райондашыбыз, Көшкәтбаш авылы кызы Гөлназ Әхмәдиева да катнашты.

Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәтте. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм аш-су әзерләү осталыкларын бәяләде.

Шунысы куанычлы Гөлназ Әхмәдиева «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналына узды.

Котлыйбыз!