Гөлзидә Газизуллинадан чеби тушенкасы рецепты. 700 грамлы банкага шакмаклап туралган чеби ите, арасына 1 лавр яфрагы, 5 кара борыч, өске өлешкә 1 чәй кашыгы өеп тоз салам. Фольга белән каплап, духовкада 1,5 сәгать пешерәсе. Кайнап чыккач, градусны киметәсе. Пешеп чыккач, стериль капкачлар белән ябып куярга. Салкын урында сакларга.