Нөнәгәр авылында Наил Фәсыйхов истәлегенә багышланган «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чарада Наил әфәнденең гаиләсе, шәкертләре, хезмәттәшләре катнашты. Наил Фәсыйхов – райондашларга таныш шәхес. Нөнәгәр авылында яшәп, авылның мәдәният өлкәсендә эшләп, олысын-кечесен җыр-бию сәнгатенә тартып, күркәм хезмәтләре белән күңелләргә үтеп кергән кеше. Татар эстрадасының танылган йолдызлары Раяз һәм Рәсим Фәсыйховлар да аның, хәләле Илсөяр ханым белән җыр-моң дәрьясында үстергән, күркәм холыклы әнисе Ләйлә әбинең (әби мәрхүмә инде, искә алулар рухын шат кылсын. ред.) тәрбиясен алган җыр-моң уллары. Наил Фәсыйхов оста гармунчы иде, шигырьләр язды, җырлар иҗат итте. «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсендә тамашачы аларны кабат ишетү бәхетенә ия булды.
Нөнәгәр авылында Наил Фәсыйхов истәлегенә багышланган «Җырларым – тормыш дәвамы» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды
1 декабря 20251 дек 2025
~1 мин