Кыш бабайның бүген гомер бәйрәме — туган көне. 18 ноябрьдә, Бөек Устюгта яшәүче Кыш бабай туган көн котлаулары кабул итеп ала. Кайда, ничек атыйлар? Карелиядә — Паккайне, Бурятиядә — Саган Убген, Удмуртиядә — Тол Бабай, Марий Элда — Юшто Кугыза, Мордовиядә —Якшамо Атя, Чувашстанда — Хел Мучи, Ямал-Ненец округында — Ямал Ири, Тывада — Соок Ирей, Ә Татарстанда — Кыш бабай. Татарстанда Кыш бабайның үз резиденциясе бар. Ул Арча районында Ия елгасы ярындагы әкияти матур, карлы, ылыслы урман эчендә урнашкан.