Найти в Дзене
Татарский Мир

Сәяхәтче көндәлеге («Саломат урамында мөселман мәчете төзелеп бетте...»)

Татарларның Иркутск өлкәсенә килеп урнашулары XIX йөз башларына туры килә. XX йөздә миграция хәрәкәте көчәя. Столыпинның аграр реформасы, Идел буендагы ачлык, репрессияләр – болар барысы да халкыбызны туган җирләреннән китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр. Күпчелеге Казан, Оренбург, Уфа һәм Пермь губерналары мөселманнары була. Кырыс өлкәне үзләштерү, милли мәдәниятне һәм ислам динен саклап калуда үз өлешләрен керткәннәр. Иркутски мәчете ачылу тарихы бертуган Шәфигуллиннар белән бәйле. Алар чыгышлары белән Казан губернасы Чуел өязе Акъегет авылыннан (хәзерге Яшел Үзән районы). Шырпы сатудан башлаган Заһидулла Шәфигуллин алга таба зур капитал туплап 1 нче гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешә. Бертуган энесе Шәйхулла белән Себернең төрле шәһәрләрендә сәүдәчелек итәләр. Шулай ук туган җирләре белән нык бәйләнештә торалар. Иркутскига җиләк-җимеш китерәләр, Себердән пушнина алып кайтып саталар. Кытайлар белән дә уртак эшләре булган. Тора-бара Иркутскида йорт сатып алалар һәм Шәйхулла гаиләсе белән

Татарларның Иркутск өлкәсенә килеп урнашулары XIX йөз башларына туры килә. XX йөздә миграция хәрәкәте көчәя. Столыпинның аграр реформасы, Идел буендагы ачлык, репрессияләр – болар барысы да халкыбызны туган җирләреннән китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр. Күпчелеге Казан, Оренбург, Уфа һәм Пермь губерналары мөселманнары була. Кырыс өлкәне үзләштерү, милли мәдәниятне һәм ислам динен саклап калуда үз өлешләрен керткәннәр.

Иркутски мәчете ачылу тарихы бертуган Шәфигуллиннар белән бәйле. Алар чыгышлары белән Казан губернасы Чуел өязе Акъегет авылыннан (хәзерге Яшел Үзән районы).

Агач мәчет. https://culture38.ru/brands/irkutskaya-mechet/
Агач мәчет. https://culture38.ru/brands/irkutskaya-mechet/

Шырпы сатудан башлаган Заһидулла Шәфигуллин алга таба зур капитал туплап 1 нче гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешә. Бертуган энесе Шәйхулла белән Себернең төрле шәһәрләрендә сәүдәчелек итәләр.

Шулай ук туган җирләре белән нык бәйләнештә торалар. Иркутскига җиләк-җимеш китерәләр, Себердән пушнина алып кайтып саталар. Кытайлар белән дә уртак эшләре булган. Тора-бара Иркутскида йорт сатып алалар һәм Шәйхулла гаиләсе белән шәһәрдә төпләнә, солдат хезмәтенә дә алына һәм 1877-1878 елгы Рус-төрек сугышында да катнаша.

Шәйхулла Шәфигуллин. https://decabristka003.livejournal.com/4564.html
Шәйхулла Шәфигуллин. https://decabristka003.livejournal.com/4564.html

1908 елда таштан салынган «Торговый дом братьев Шафигуллиных» дип аталган сәүдә үзәген ачалар. Беренче катында һөнәрханә, кибет, өске катларда суүткәргечле керемле фатирлар була (хәзергеК.Маркс урамы, 37).

Шәфигуллиннарның татар халкына эшләгән изгелекләре билгеле. Алар җәдитчелек хәрәкәтенең башында торучы шәхесләр.

Үзләренең туган авылларында һәм Себердә яңа җәдиди ысул белән укытучы мәдрәсәләр ачканнар. Шәйхулла Шәфигуллин Иркутски шәһәренең җәмгыять эшләрендә актив катнашкан, шәһәр думасы әгъзасы булган.

Бертуган Шәфигуллиннар 1887 елда Иркутскиның Саломат урамында ике мең сумга йорт сатып алып, аны мөселманнар намаз йорты буларак файдаланганнар. 1890 елда губернаторга шәһәрдә мәчет ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, 1896 елда гына рөхсәт ала алганнар.

1897 елның кышында, тиешле рөхсәтләр алынгач, проект расланганнан соң, милектәге йортларның берсендә мәчет өчен төзелеш эшләре башлана. Беренче имам итеп мулла Гарих Бәймуратов сайлана. Ләкин кечкенә агач бина Иркутск мөселманнарының ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә ишек алдында таш бина төзелешенә иганәләр һәм акча җыю башлана. Мәхәллә халкы, якында урнашкан базар сәүдәгәрләре дә матди ярдәм күрсәтәләр.

1905 елга яңа мәчет бинасы төзелеп бетә. Иркутск мәчете үзенең архитектурасы, биек манарасы белән тирә-юньдәге халыкны җәлеп итеп тора.

Таш мәчет. https://verbludvogne.ru/articles/mosque051120/
Таш мәчет. https://verbludvogne.ru/articles/mosque051120/

Бу чор тарихчысы, библиограф, мемуарчы Н.С. Романов: «На Саломатовской улице достроена магометанская мечеть, до сего времени мечетью служил обыкновенный дом. Теперь магометане будут созываться на молитву пять раз в день громкими возгласами муэдзина» дип язып калдырган.

Шулай ук, Габдрәшит Ибраһимов: «Иркутски мәчете Шәфигуллиннар тырышлыгы белән төзелгән, гаять мөкәммәл, Сибириядә генә түгел, бәлки Русиядә моның мисалы сирәк табылыр гали бер мәчеттер. Мәчетнең эчке үренеше гадәти Истамбул җәмигъ мәчетләренә охшыйдыр» дип искә ала.

Соңрак Ш.Шәфигуллин белән имам Г.Бәймуратов арасында каршылыклар килеп чыга. Мулла аны мөселманнарны «урыслаштыру»да гаепләп, сәяси гаеп тагып донос яза. Шәйхулла Шәфигуллинны кулга алалар һәм ул 8 ай утырып чыга.

Аны икенче тапкыр 1918 елның 5 июлендә кулга алалар һәм барлык мал-мөлкәтен таркаталар. Һәм ниһаять журналист Г.И. Бобкова ярдәме белән 2002 елның 21 мартында Иркутски өлкә прокуратурасы җинаять эшен туктату турында карар кабул итә.

Россиядә Совет хакимияте урнашканнан соң, башка конфессияләр кебек үк, ислам дине өчен дә эзәрлекләүләр башлана. Иркутски да читтә калмый. 1920-1940 елларда мәчетне ябу турында карарлар чыга. Мәчет бинасын саклап кала алалар, ләкин мәктәп ябыла, манара сүтелә. Төрле елларда бу бинада мәктәп, ДОСААФ, автоклуб урнаша.

2025 ел. Автор фотосы
2025 ел. Автор фотосы

1980 еллар ахырына кадәр мәчет бинасы шәһәр мәдәният бүлегенә карый. 1996 елда җитди реставрация һәм ремонт эшләре башланып китә. 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр мәчетне җирле татар Фәрит Мингалеев җитәкли. Без мәчеткә килгәндә намаздан чыгалар иде, күпчелеге Урта Азия халыклары икән дигән фикер калды.

Басылып чыккан мәкәләләр кулланылды.

Халидә Баһаветдинова