Балтач гимназиясе укучылары республикакүләм фән олимпиадасы призерлары. 10-15 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә 8-10 сыйныф укучылары арасында Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча республикакүләм фән олимпиадасы узды. Балтач гимназиясе укучылары Сәләхетдинов Самат (10 сыйныф), Филиппов Артём (9 сыйныф), Шәймөхәммәтов Булат (8 сыйныф) призерлар булып танылдылар. Егетләрне һәм аларның остазлыры Чулпан Гарафиеваны җиңүләре белән котлыйбыз!
Балтач гимназиясе укучылары республикакүләм фән олимпиадасы призерлары
17 ноября 202517 ноя 2025
~1 мин