Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы котлавы

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы котлавы. Хөрмәтле участок вәкилләре, шушы тармакта эшләп чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез. https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/11/14/71db50b6aa09a5e7c1804307395a7a4a.jpg Полициянең участок вәкиле – Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасында иң борынгы хезмәтләрнең берсе. Участок вәкилләренең тарихы 1923 елның 17 ноябреннән исәпләнә башлый, нәкъ менә шул вакыттан ул һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә бу хезмәт эчке эшләр органнары системасында үзәк урыннарны алып тора. Алар халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтиләр. Хөрмәтле участок вәкилләре, тормыш сездән һәркөн тәвәккәллек, батырлык, зирәк акыл таләп итә. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарып, хезмәтегездә уңышларга ирешергә насыйп булсын! Сезгә сәламәтлек, гаил

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы котлавы. Хөрмәтле участок вәкилләре, шушы тармакта эшләп чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез.

https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/11/14/71db50b6aa09a5e7c1804307395a7a4a.jpg

Полициянең участок вәкиле – Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасында иң борынгы хезмәтләрнең берсе. Участок вәкилләренең тарихы 1923 елның 17 ноябреннән исәпләнә башлый, нәкъ менә шул вакыттан ул һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә бу хезмәт эчке эшләр органнары системасында үзәк урыннарны алып тора. Алар халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтиләр.

Хөрмәтле участок вәкилләре, тормыш сездән һәркөн тәвәккәллек, батырлык, зирәк акыл таләп итә. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарып, хезмәтегездә уңышларга ирешергә насыйп булсын! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр, ветераннарга тыныч, имин киләчәк, матур көннәр телим.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы