Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Махсус хәрби операциягә егетләр көз аенда киттеләр

Махсус хәрби операциягә егетләр көз аенда киттеләр. Юеш-салкын көзләр, — бер кат киемнән киткән егетләребез туңды, гаиләләреннән йон оекбашлар, бияләйләр сората башладылар. Биш бармакка бар бияләй, тик менә мылтыктан ату өчен өч бармаклысы кирәк бит, анысын каян алырга, ул вакытта әле батальон кибетләре турында уйга да керми. Якыннарының кибетләрдән күпләп җылы оекбаш, бияләй алганнарын күреп, Норма җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре «Ник без дә бәйли алабыз бит моны?!», дип, эшкә тотына. — Безнең китапханәдә «Оста куллар» түгәрәге эшли, — дип сөйли Норма авылы китапханәчесе, волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе Лилия Шәйхетдинова. — Шунда лаеклы ялдагы апалар шөгыльләнә. Үзара сөйләштек дә, кабасын, орчыгын юнәтеп, йон җыеп, аны язып, эрләп оекбашлар, өч бармаклы перчаткалар бәйли башладык. Бәйләдек тә, чираттагы ялларын тәмамлап киткән егетләргә, аларның иптәшләренә дип тә биреп җибәрә бардык. Үзебезнең җирлекнең һәлак булган егете Айнур Ризванов әле дә күз алдымда, бәйл

Махсус хәрби операциягә егетләр көз аенда киттеләр. Юеш-салкын көзләр, — бер кат киемнән киткән егетләребез туңды, гаиләләреннән йон оекбашлар, бияләйләр сората башладылар. Биш бармакка бар бияләй, тик менә мылтыктан ату өчен өч бармаклысы кирәк бит, анысын каян алырга, ул вакытта әле батальон кибетләре турында уйга да керми. Якыннарының кибетләрдән күпләп җылы оекбаш, бияләй алганнарын күреп, Норма җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре «Ник без дә бәйли алабыз бит моны?!», дип, эшкә тотына.

— Безнең китапханәдә «Оста куллар» түгәрәге эшли, — дип сөйли Норма авылы китапханәчесе, волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе Лилия Шәйхетдинова. — Шунда лаеклы ялдагы апалар шөгыльләнә. Үзара сөйләштек дә, кабасын, орчыгын юнәтеп, йон җыеп, аны язып, эрләп оекбашлар, өч бармаклы перчаткалар бәйли башладык. Бәйләдек тә, чираттагы ялларын тәмамлап киткән егетләргә, аларның иптәшләренә дип тә биреп җибәрә бардык. Үзебезнең җирлекнең һәлак булган егете Айнур Ризванов әле дә күз алдымда, бәйләгән әйберләрне алырга килгәч, Актаныш егете белән иде бугай ул, рәхмәтләрен кат-кат әйтеп чыгып киткәннән соң да борылып, җиңеп кайтачакбыз, дип елмаеп киткән иде.

Бер кат бәйләү эшләреннән соң, егетләрне туган як ризыклары, өй җылысы бөркелгән аш-су белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп баса. Монда да уңган Норма халкы читтә калмый, коймаклар пешергәндә үләннәрдән чәй әзерлибез, бик яратып эчәләр бит, әйдә, егетләребезгә дә шундый чәйләр әзерлик, дип, чәй ясарга тотыналар (бу урында Лилия ханымның урам мичләрендә тәмле итеп коймак, казан асып пылау пешерүен исәпкә алыйк. З. Ш). Аш ясарга тырыш волонтерларның берсе Сәвия Сабированың Нөнәгәрдә яшәүче кызы Алсудан өйрәнәләр.

Норма җирлеге эш-мәкәрләргә бай ул. Биредәге эшмәкәрләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып калмыйлар, җирлек тормышында да актив катнашалар, фронтка ярдәм итүдә матди яктан өлешләре күп керә. Коры ашларга кирәкле әйберләрне киптерү өчен киптергечләр сатып алып бирүдә дә аларның ярдәмнәре зур. Мәдәният йортында бер актив группа туплап, сетка үрү эшләре башлыйлар. Сетка үрүдә бердәнбер егетләре Мансур Галиевны бик мактыйлар, юк, үрми ул, тасма җыйдырта торган җайланма ясаган да, парт-неры Дания Кәлимуллина белән тиз арада тасманы әйләндереп, җитез-җитез генә тасмаларны үрүчеләргә илтеп тә бирәләр, бер сәгать тә булмый, — иминлек челтәре әзер.

20-25 кеше әнә шулай бертуктамый тырышып фронт өчен җиң сызганып эшли, 45кә җиткән чаклары да күп була. Сугыш чоры баласы Рауза Сабирова, Сәвия Сабирова, Гүзәлия Насыйбуллина, Сания Сәетова, Гөлирә Нәфыйкова, Сәрия Котдусова, Тәгъзимә Габдуллина, Сылубикә Әхмәтханова, Ольга Ризванова, Гөлчирә Нәбиева, Гүзәл Закирова, Фирая Гобайдуллина, Лилия Нургатина, Рузилә Низамиева, Дания Кәлимуллина, Лилия Галимуллина, Гөлнара Сабирҗанова, Зөһрә Кәримова, Нурия Мөэминова, Зилә Шәрипова, Розалия Хәбибуллина, Әнисә Гарифуллина, Раушания Галиева, Лилия Шәйхетдинова, Гүзәл-Ирек Мифтаховлар, Тәслимә Әсхәдуллина, Мансур Галиев, Фәлиянур Муллагалиева, Ризида Галиева, Гөлсинә Һадиева, Нурия Әхмәтгалиева, Ризада Гарипова, Әлфия Вафина, Кадрия Җәләева, Венера Гыйльфанова, Гүзәлия Йосыпова, Гүзәл Сөләйманова, Алсу Николаева, Кад-рия Закирова, Гөлфәния Мәхмүтова, Тәгъзимә Гыйльметдинова, Марзия Шакирова, Гөлфия һәм Шамил Закировлар, Резеда Сөләйманова — Норма волонтерлары командасының төп вәкилләре. Аш-сулар тәмле булсын дип бик тырышалар, чисталык-пөхтәлек ягына да игътибарлы алар. Егетләрнең чираттагы ялга кайтуын көтеп кенә торалар, чәйләр-ашлар тутырып, посылка, сетка әзерләп биреп җибәрәләр. Ноябрьнең унбишләре тирәсендә авылдашыбыз Раушан кайтыр дип көтәбез менә, сетка сораган ул, шуңа ул кайтышка ничек тә күпләп сеткалар өлгертергә кирәк, диләр.

Шушы өч ел эчендә егетләрдән ишетелгән рәхмәт сүзләрен волонтерлар санап бетерә алмый, районнан караван киткән саен нормалылар ярдәм җибәреп торалар, ә ул ярдәмне әзерләү өчен күпме чимал, күпме көч-куәт кирәклеген һәркем үзе генә белә. Норма уңганнары бик ашыгыч запрослар булганда көндезге сәгать 2дән килеп, төнге 23 сәгатькә кадәр дә эшләргә мөмкиннәр. Бик яратып киләләр, куанып эшлиләр, кайсыберсе шушында