Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мәрьям Миңнегуловадан тәбикмәк рецепты

Мәрьям Миңнегуловадан тәбикмәк рецепты. 1,5 чәй калагы чүпрәне, 1 чәй калагы песок салып әз генә күмелердәй җылы су салып күпертеп алдым. 3 йомырканы тугыладым венчик белән, тозны ярты чәй калагы булгандыр, өч бармакка эләктереп алып салдым, 1 аш калагы шикәр комы булгандыр, 1 стакан сөтне җылытып салдым, кабарган чүпрәне,2 аш калагы тирәсе көнбагыш мае булгандыр, иләп он салдым. Камырым сметана кебек куелыкта булды. Өстен ябып җылы урынга куйдым да, 20 минутта камырым тишекләнеп тә, кабарып менде. Шуңа ярты стакан кайнар суга чеметеп кенә чәй содасы салып, болгатып, шушы суны камырга ипләп кенә салдым, камырымны болгата тордым. Камырны кайнар су белән пешекли күрмәгез, болгатыгыз тиз арада. Пешкән коймакларны сгущенка белән тәмләп чәйлибез.

Мәрьям Миңнегуловадан тәбикмәк рецепты. 1,5 чәй калагы чүпрәне, 1 чәй калагы песок салып әз генә күмелердәй җылы су салып күпертеп алдым.

3 йомырканы тугыладым венчик белән, тозны ярты чәй калагы булгандыр, өч бармакка эләктереп алып салдым, 1 аш калагы шикәр комы булгандыр, 1 стакан сөтне җылытып салдым, кабарган чүпрәне,2 аш калагы тирәсе көнбагыш мае булгандыр, иләп он салдым.

Камырым сметана кебек куелыкта булды. Өстен ябып җылы урынга куйдым да, 20 минутта камырым тишекләнеп тә, кабарып менде. Шуңа ярты стакан кайнар суга чеметеп кенә чәй содасы салып, болгатып, шушы суны камырга ипләп кенә салдым, камырымны болгата тордым. Камырны кайнар су белән пешекли күрмәгез, болгатыгыз тиз арада. Пешкән коймакларны сгущенка белән тәмләп чәйлибез.