Авырып үлгән олы яшьтәге абыйны нигә ярдырырга?! Авылда 86 яшьлек бер абыйны җирләдек. Ул, ун еллап булыр, каты авырудан интекте. Шулай булуына карамастан, вафат булгач, Минзәлә моргына алып барып, ярдырып кайттылар. Авырып үлгән олы яшьтәге абыйны нигә ярдырырга?! Ел саен район поликлиникасында төрле медицина тикшерүләре үткәрәләр. Узган ел 86 яшьлек авылдашыбызны да, ике кулыннан җитәкләп йөртеп, “комиссия” үткәргәннәр. Быел ул гел ятып кына торды. Вафат булгач, район хастаханәсенә “ярдырмаска” дип рөхсәт сорап барганнар, табиблар аны моргка җибәргәннәр. Ул быел диспансерлаштыру, флюорография үтмәгән, табибларга күренмәгән, янәсе. Урында яткан авыру хастаханәгә ничек барсын инде?! Бу нисбәттән сорау туа: нигә район хастаханәсе табиблары, авылларга килеп, олы яшьтәге кешеләрне, авыруларны, инвалидлыгы булганнарны тикшереп, “группа” бирердәйләренә “группа” биреп, кирәкле документларын тутырмыйлар икән? Быел Крәш. Шуран авыл җирлегенә караучы бетеп бара торган биш авылда август, сентябр