“Сәяхәтче көндәлеге” дигән циклдан язмабызны дәвам итәбез. Безнең көннәргә кадәр сакланган “Урал ягы тарихи мәчетләре” турында язган идек. Алдагы язмабыз Көнчыгыш Себердәге Чита, Иркутски шәһәрләре мәчетләренә багышлана. “Ленская урамы ахырында таш мәчетнең матур җиңел манарасы күренә...” Байкал аръягындагы Чита шәһәрендә татар мөселман җәмгыяте XIX йөз башларында барлыкка килә. Монда сәүдә белән шөгельләнүче татарлар яши һәм алар “Татар бистәсе” оештыралар. Бистә Читаның 29-нчы кварталында урнашкан була. 1904-1907 елларда шәһәр архитекторы Ф.Е. Пономарев проекты буенча дини яңа үзәк – мәчет ачыла. Сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин Ленская (хәзерге Анохин урамының көнчыгыш өлеше) һәм Красноярск урамнары кисешендә урнашкан җир участогының бер өлешен бирә. (Бүгенге көндә мәчет ишек алдында Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның агач йорты торгызылган һәм музей ачылган). Шулай ук мәчет төзелешенә Ш.Шафигуллин, Ш.Шәфиев, Р.Ибраһимов, К.Урманчиев, Б.Гыйниятуллин һ.б. сәүдәгәрләр матди ярдәм күрсәтәләр.