Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Укучылар өчен хәрби-патриотик җыеннар узачак

Укучылар өчен хәрби-патриотик җыеннар узачак. Җыеннар югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен узачак, аларга хәрби хезмәткә әзерләнергә туры киләчәк. Алар «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне кысаларында оештырыла, дип яза Татар-информ. Дәресләр мәктәпләр, көллиятләр һәм махсуслаштырылган үзәкләр базасында үткәреләчәк, алар арасында – «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылышка кадәр әзерләү үзәге, Чистайда «Ватан» хәрби-патриотик эш үзәге, Түбән Камада «Патриот» хәрби-патриотик үзәге, шулай ук зона һәм муниципаль хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек үзәкләре. https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/11/11/d02f00d4db8c1707228cddf6522cc68d.jpg Мондый мөмкинлек булган муниципалитетларда җыеннар хәрби частьләр һәм Россия Саклану министрлыгының Казан югары танк училищесы белән берлектә оештырылачак. Аерым биш көнлек җыеннар 2026 елның апрелендә кадет мәктәпләренең, кадет корпусларының һәм интернат мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучы

Укучылар өчен хәрби-патриотик җыеннар узачак. Җыеннар югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен узачак, аларга хәрби хезмәткә әзерләнергә туры киләчәк. Алар «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне кысаларында оештырыла, дип яза Татар-информ.

Дәресләр мәктәпләр, көллиятләр һәм махсуслаштырылган үзәкләр базасында үткәреләчәк, алар арасында – «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылышка кадәр әзерләү үзәге, Чистайда «Ватан» хәрби-патриотик эш үзәге, Түбән Камада «Патриот» хәрби-патриотик үзәге, шулай ук зона һәм муниципаль хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек үзәкләре.

https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/11/11/d02f00d4db8c1707228cddf6522cc68d.jpg

Мондый мөмкинлек булган муниципалитетларда җыеннар хәрби частьләр һәм Россия Саклану министрлыгының Казан югары танк училищесы белән берлектә оештырылачак.

Аерым биш көнлек җыеннар 2026 елның апрелендә кадет мәктәпләренең, кадет корпусларының һәм интернат мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк. Алар өчен танк училищесы базасында практик дәресләр һәм ату өйрәнүләре каралган.

Моннан тыш, Татарстан мәктәпләрендә 8нче сыйныф укучылары өчен өч көнлек җыеннар узачак, аларны муниципалитетлар хәрби комиссариатлар белән бергә оештырачак.