Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

#Безгәязалар

#Безгәязалар Һәркемгә үзенең туган авылы, туган ягы матур, күңеленә якын. Безнең Чутаебыз район күләмендә үрнәк авылларның берсе. Көннән көн яңара, матурлана. "Кызыл юл" хуҗалыгы 9нчы фатирын түбә астында кертте. Авылыбыз үзәгендә "Чутай ял паркы" төзелеп ята. Бу көннәрдә тротуарларына брусчатка җәелеп бетү алдында. Үткән көзлектә 1,5 чакрым ераклыктан чишмә авылга китерелде. Чишмәгә бик зәвыклы итеп будка төзелде. Эчке эшләрен, бизәлешләрен тәмамлыйсы бар. Бер килеп күрегез әле. Рәхәтләнеп асфальт урамнарыбызда йөреп китегез. Менә нинди бәхетле безнең авыл халкы. Халкым җитәкчелеккә хәер догада, бик рәхмәтле. Гөлзифа Нәҗипова, Чутай авылы

#Безгәязалар

Һәркемгә үзенең туган авылы, туган ягы матур, күңеленә якын. Безнең Чутаебыз район күләмендә үрнәк авылларның берсе. Көннән көн яңара, матурлана. "Кызыл юл" хуҗалыгы 9нчы фатирын түбә астында кертте.

Авылыбыз үзәгендә "Чутай ял паркы" төзелеп ята. Бу көннәрдә тротуарларына брусчатка җәелеп бетү алдында. Үткән көзлектә 1,5 чакрым ераклыктан чишмә авылга китерелде. Чишмәгә бик зәвыклы итеп будка төзелде. Эчке эшләрен, бизәлешләрен тәмамлыйсы бар.

Бер килеп күрегез әле. Рәхәтләнеп асфальт урамнарыбызда йөреп китегез. Менә нинди бәхетле безнең авыл халкы. Халкым җитәкчелеккә хәер догада, бик рәхмәтле.

Гөлзифа Нәҗипова,

Чутай авылы

-2
-3
-4