Алдан хәбәр иткәнчә, бүген Балтачта техниканы кышкы саклауга кую буенча комплекслы тикшерү уздырыла. Комиссия "Сорнай"да булганнан соң тикшерү эшләрен "Алга" хуҗалыгында дәвам итте. Биредә бер агрегат та кышкы саклауга куелмаган әле. Дөрес, үзләренчә алар аны саклауга куйган, тик бер генә сука да юылмаган. Хуҗалыкка бу эшләрне башкарырга бер атна вакыт бирелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин әйткән кисәтү нәтиҗәсендә үзгәрешләр булырмы, юкмы, вакыт күрсәтер.
Алдан хәбәр иткәнчә, бүген Балтачта техниканы кышкы саклауга кую буенча комплекслы тикшерү уздырыла
10 ноября 202510 ноя 2025
~1 мин