Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Чәйгә тәмле пирог

Чәйгә тәмле пирог. Камыр өчен: 300 грамм он 150 грамм маргарин 100 грамм шикәр комы 1 йомырка 0,5 чәй калагы сода + уксус 0,5 чәй калагы ванилин 1 аш кашыгы сметан Чеметем генә тоз Эчлек өчен: 1 апельсин 1 алма 100 грамм песок Эш барышы: 300 грамм онга маргаринны теркадан кырабыз, ванилин, шикәр комын, тоз кушып уалып тора торган камыр ясыйбыз. Шул камырга сода + уксус, сметан, йомырка кушып камырны җыябыз һәм 15 минутка суыткычка ял итәргә куябыз. Ул арада пирогка эчлек әзерлибез. 1 апельсин һәм 1 алманы мясорубкадан чыгарабыз. Әзер массага 100 грамм песок кушабыз. Камырны холодильниктан алып 3 өлешкә бүләбез һәм 2 катлы пирог ясыйбыз. 180С кызулыктагы духовкада 30-40 минут пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын. Тәнзилә Габдрахманова.

Чәйгә тәмле пирог. Камыр өчен:

300 грамм он

150 грамм маргарин

100 грамм шикәр комы

1 йомырка

0,5 чәй калагы сода + уксус

0,5 чәй калагы ванилин

1 аш кашыгы сметан

Чеметем генә тоз

Эчлек өчен:

1 апельсин

1 алма

100 грамм песок

Эш барышы:

300 грамм онга маргаринны теркадан кырабыз, ванилин, шикәр комын, тоз кушып уалып тора торган камыр ясыйбыз.

Шул камырга сода + уксус, сметан, йомырка кушып камырны җыябыз һәм 15 минутка суыткычка ял итәргә куябыз. Ул арада пирогка эчлек әзерлибез.

1 апельсин һәм 1 алманы мясорубкадан чыгарабыз. Әзер массага 100 грамм песок кушабыз.

Камырны холодильниктан алып 3 өлешкә бүләбез һәм 2 катлы пирог ясыйбыз. 180С кызулыктагы духовкада 30-40 минут пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын.

Тәнзилә Габдрахманова.