Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын өчен нишләргә? Бүлмә гөлләренең яфраклары тузанланмасын өчен, аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын өчен нишләргә? Бүлмә гөлләренең яфраклары тузанланмасын өчен, аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә була. Су белән сөтне 1:1 катнашмасында кушып бутарга. Шуның белән яфракларны сөртергә. Катнашма яфрак өстендә элпә барлыкка китерә. Элпәле яфраклар ялтырап торачак һәм гөлләрне пәрәвез талпаныннан да саклаячак. 1 литр суга 1 төймә янтарь кислотасы салып сөртсәгез, тузаннан гына сакланып калмыйча, гөлләрегезне дә үстерерсез. Спирт һәм глицерин катнашмасы да бүлмә гөлләрен тузаннан саклый. 0,5 литр суга 2 аш кашыгы спирт, 1 аш кашыгы глицерин салыгыз. Мондый катнашма яфрак өслекләрендәге зур булмаган җәрәхәтләрне дә дәвалый. Лимон кислотасы салынган су белән яфракларны сөртергә дә, катнашманы үсемлек өстенә сиптерергә дә була. (1 стакан суда 1/4 чәй кашыгы лимон кислотасы салып эретергә). Чыганак

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын өчен нишләргә? Бүлмә гөлләренең яфраклары тузанланмасын өчен, аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә була. Су белән сөтне 1:1 катнашмасында кушып бутарга. Шуның белән яфракларны сөртергә. Катнашма яфрак өстендә элпә барлыкка китерә. Элпәле яфраклар ялтырап торачак һәм гөлләрне пәрәвез талпаныннан да саклаячак.

1 литр суга 1 төймә янтарь кислотасы салып сөртсәгез, тузаннан гына сакланып калмыйча, гөлләрегезне дә үстерерсез. Спирт һәм глицерин катнашмасы да бүлмә гөлләрен тузаннан саклый. 0,5 литр суга 2 аш кашыгы спирт, 1 аш кашыгы глицерин салыгыз. Мондый катнашма яфрак өслекләрендәге зур булмаган җәрәхәтләрне дә дәвалый.

Лимон кислотасы салынган су белән яфракларны сөртергә дә, катнашманы үсемлек өстенә сиптерергә дә була. (1 стакан суда 1/4 чәй кашыгы лимон кислотасы салып эретергә).

Чыганак