Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бүген Балтачта район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды

Бүген Балтачта район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасы рәисе Эльмира Шахвәлиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев инвалидлар җәмгыятендә ел дәвамында башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Контроль-ревизия комиссиясе отчеты тыңланды. Конференциядә район инвалидлар оешмасы рәисе һәм идарә составы сайланды. Җәмәгатьчелек эшчәнлегендә аеруча актив кешеләрне бүләкләү — конференциянең иң күңелле мизгелләре булды.

Бүген Балтачта район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасы рәисе Эльмира Шахвәлиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев инвалидлар җәмгыятендә ел дәвамында башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Контроль-ревизия комиссиясе отчеты тыңланды.

Конференциядә район инвалидлар оешмасы рәисе һәм идарә составы сайланды. Җәмәгатьчелек эшчәнлегендә аеруча актив кешеләрне бүләкләү — конференциянең иң күңелле мизгелләре булды.

-2