Салым бурычы булганнарга яңалык бар... Салымчылардан «бәхет хатлары» сентябрь азагында ук килә башлады инде. Милек хуҗалары арасында быел салымны узган елга караганда күбрәк исәпләүләреннән зарланучылар да күп. Бернинди дә хата юк. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022–2023 елларда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, милекнең кадастр бәясен яңадан исәпләгәннәр. Узган ел өчен әнә шул яңа бәяләрдән чыгып салым түлибез дә инде. Салымнарны вакытында түләп бетерүең дә яхшырак. Бу елның 1 ноябреннән гамәлгә керәчәк яңалык нигезендә, салым органнары бурычны судсыз-нисез генә банк картасыннан ала алачак. — 1 ноябрьдән физик затларның, һәм шәхси эшкуар булмаган үзмәшгульләрнең салым бурычларын түләттерүгә бәйле үзгәрешләр үз көченә керә, — ди Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова. — Әгәр физик зат закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә салымнарын түләми икән (мәсәлән, миле