Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

3 ноябрь көнне, «Эмиз» банкетлар залында «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

3 ноябрь көнне, «Эмиз» банкетлар залында «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Балтачыбыздан да җиңүчеләр бар. Соло номинациясендә 36 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында Карадуган балалар бакчасы музыка житәкчесе Васильева Илhамия Таhир кызы һәм 8-14 яшьлекләр арасында Фәйзрахманова Әдилә Рафил кызы 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Габдрахманова Рүзилә Муллахмәт кызы 3 урын яулады. Афәрин, алга таба да зур уңышлар телибез. Конкурс эшләренә РФ югары профессиональ белем системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, ТР халык артисты, жюри рәисе Миңгол Галиев, җырчы, конкурсның жюри әгъзасы Гүзәлем, жырчы, оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллина, Казан шәһәр филармония артисты, Балалар филармония ансамбле житәкчесе, жюри әгъзасы Гөлназ Гафурова бәя бирде. 📸 📹 Алсу Надршина

3 ноябрь көнне, «Эмиз» банкетлар залында «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Балтачыбыздан да җиңүчеләр бар.

Соло номинациясендә 36 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында Карадуган балалар бакчасы музыка житәкчесе Васильева Илhамия Таhир кызы һәм 8-14 яшьлекләр арасында Фәйзрахманова Әдилә Рафил кызы 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Габдрахманова Рүзилә Муллахмәт кызы 3 урын яулады.

Афәрин, алга таба да зур уңышлар телибез.

Конкурс эшләренә РФ югары профессиональ белем системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, ТР халык артисты, жюри рәисе Миңгол Галиев, җырчы, конкурсның жюри әгъзасы Гүзәлем, жырчы, оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллина, Казан шәһәр филармония артисты, Балалар филармония ансамбле житәкчесе, жюри әгъзасы Гөлназ Гафурова бәя бирде.

📸 📹 Алсу Надршина