Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Корицаның шифасын беләсезме? Ул холестеринны, шикәрне төшерә; артрит вакытында булыша; циститтан дәвалый; баштагы кан тамырларын чистарта

Корицаның шифасын беләсезме? Ул холестеринны, шикәрне төшерә; артрит вакытында булыша; циститтан дәвалый; баштагы кан тамырларын чистарта; иммунитетны ныгыта һ.б. ✔Холестериннан дәвалау ысулы: 2 стакан җылымса суга 2 аш калагы бал кушарга кирәк. Аңа 3 чәй калагы корица салып эчәргә. Мондый катнашма холестерин күләмен төшерә. Көнгә 3 тапкыр бүлеп эчәргә киңәш ителә. ✔Корица шикәрне төшерә: 1 стакан кефирга бер чәй кашыгы корица кушып эчәргә. Әлегечә дәвалану 2 атна дәвам итә. Иртәнге ашауга ярты сәгать кала кабул итәргә кирәк. ✔Артрит булганда: 1 стакан җылымса суга 2 чәй калагы бал салырга, 1/2 чәй калагы корица кушып болгатырга. Иртән һәм кич эчәргә киңәш ителә. Регуляр рәвештә куллану хәтта хроник артритны дә дәвалый. ✔Баштагы кан тамырларын чистарта, иммунитетны күтәрә: Эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерер. Болай эшләгәндә, баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта, ди белгечләр.Табиб белән киңәшләшү кирәк. Чыг

Корицаның шифасын беләсезме? Ул холестеринны, шикәрне төшерә; артрит вакытында булыша; циститтан дәвалый; баштагы кан тамырларын чистарта; иммунитетны ныгыта һ.б.

✔Холестериннан дәвалау ысулы:

2 стакан җылымса суга 2 аш калагы бал кушарга кирәк. Аңа 3 чәй калагы корица салып эчәргә. Мондый катнашма холестерин күләмен төшерә. Көнгә 3 тапкыр бүлеп эчәргә киңәш ителә.

✔Корица шикәрне төшерә:

1 стакан кефирга бер чәй кашыгы корица кушып эчәргә. Әлегечә дәвалану 2 атна дәвам итә. Иртәнге ашауга ярты сәгать кала кабул итәргә кирәк.

✔Артрит булганда:

1 стакан җылымса суга 2 чәй калагы бал салырга, 1/2 чәй калагы корица кушып болгатырга. Иртән һәм кич эчәргә киңәш ителә. Регуляр рәвештә куллану хәтта хроник артритны дә дәвалый.

✔Баштагы кан тамырларын чистарта, иммунитетны күтәрә:

Эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерер. Болай эшләгәндә, баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта, ди белгечләр.Табиб белән киңәшләшү кирәк.

Чыганак