Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 16 яшь балтачлылар беренче паспортларын алды

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 16 яшь балтачлылар беренче паспортларын алды! 🇷🇺

Яшь гражданнар тормышында бу мөһим адым үзенчәлекле вакыйга.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин тантаналы рәвештә яшь гражданнарга паспортлар тапшырды.

"Пограничниклар берлеге" хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик буе сакчылары рәисе Шәүкәт Гаязов, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре һәм районның “Беренче” хәрәкәте җитәкчесе Әлфия Такиева яшь гражданнарыбызны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр.

Яшьләребезне бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлы юл теләп калабыз!