Чутай авылында яшәүче Рәшидә Гафиуллина социаль контракт ярдәмендә үз производствосын башлап җибәрде. Шунысын әйтергә кирәк, Рәшидәнең тормыш иптәше махсус хәрби операциядә катнаша. Пешекче-кондитер һөнәре буенча белем алган Рәшидә Гафиуллина озак еллар икмәк пешерү цехында эшләгән, әмма тормыш шартлары нәтиҗәсендә эштән туктарга мәҗбүр булган. Социаль контракт төзү мөмкинлеге турында ишеткәч, ул кондитер һәм он эшләнмәләре цехын ачу буенча бизнес-план эшләгән, аны уңышлы яклап, 2025 елның июнендә социаль контракт төзегән. 350 мең сумга Рәшидә ханым бизнес башлау өчен кирәкле җиһазлар сатып алган. Бүген ул Балтач районында һәм Киров өлкәсендә 18 кибет аша үз продукциясен – гөбәдия, чә-чәк, пирог, торт һәм башка бик күп төрле ризыклар сата. Рәшидә Гафиуллина бизнесын тагын да киңәйтү максаты белән янып яши. Декабрьдә үк ул сатып алучыларны Яңа һәм сыйфатлы камыр ризыклары белән сөендерүне дәвам итү өчен үз кибетен ачарга ниятли.
Чутай авылында яшәүче Рәшидә Гафиуллина социаль контракт ярдәмендә үз производствосын башлап җибәрде
28 октября 202528 окт 2025
~1 мин