Иммунитетка ничек ярдәм итәргә? Ноябрьдә төрле вирусларның киң таралуы да, салкын тиюләр дә ешая, шуңа без даруларны да, шифалы үләннәрне дә ешрак куллана башлыйбыз. Вирусларга, салкын тиюгә бирешмәс өчен белгечләр киңәшләренә колак салыгыз. https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/11/7/638c11f3f748c2c59ac4275a7f1993a2.jpg Ризыклар төрлелеге һәм аларның балансы Артыгын ашамаска тырышыгыз, бигрәк тә татлы һәм майлы продуктларны. Рационда яшелчә-җимеш булсын. Чөгендер, кишер, кабак, кәбестә, груша һәм алма кебек витаминнарга һәм минералларга бай сезонлы яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Бу яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр файдалы гына түгел, аларны елның бу вакытында җитәрлек күләмдә алырга да мөмкин. Эчәклек микрофлорасы бозылмасын өчен Рационга табигый йогурт, кефир, катык кебек пробиотиклар кертегез. Көн саен тозлы кәбестә, яки ферментлаштырылган башка яшелчәләр порциясен кулланыгыз. Азык җепселләренә бай продуктларны: тулы бөртеклеләрне, ярмаларны, җиләк-җимеш
Иммунитетка ничек ярдәм итәргә? Ноябрьдә төрле вирусларның киң таралуы да, салкын тиюләр дә ешая, шуңа без даруларны да, шифалы үләннәрне дә
8 ноября 20258 ноя 2025
1 мин