«Кызыл юл» хуҗалыгында тиздән 600 башка исәпләнгән таналар торагы эшли башлаячак.
«Кызыл юл» хуҗалыгында 600 башка исәпләнгән таналар торагы төзелеше тәмамланып килә. 45 миллионга төшкән объектта бүгенге көндә автомат су эчергеч, электр җиһазларын көйләү бара. Атна-ун көндә торакны терлек белән тутырып бетерергә планлаштыралар.
Торакта 3 айдан каплату вакытына кадәр булган таналар тәрбияләнәчәк.
Күләмле төзелешне Аветисян Гагик җитәкчелегендәге подрядчы оешма алып барган. Хуҗалыкның үз эшчеләре дә читтә калмаган.