Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Нәргизә «Глаголъ» бәйгесе җиңүчесе

Нәргизә «Глаголъ» бәйгесе җиңүчесе. Котлыйбыз! 20-22 октябрь көннәрендә Татарстанның «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телен яратучылар өчен «Глаголъ» профильле сменасы узды.

Программага КФУ укытучылары һәм Казан музейлары хезмәткәрләре белән очрашулар, укучылар конкурсы, иҗади мастер-класслар һәм белем бирү чаралары кертелгән.

Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Сабирҗанова Нәргизә «Глаголъ» бәйгесенең «Укыйбызмы?» конкурсы җиңүчесе булып танылды. Нәргизәне һәм аның укытучысы Мәхмүтова Гөлнар Илдар кызын җиңүләре белән котлыйбыз, аларга алга таба уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез.

Шунысын да әйтергә кирәк, Нәргизә өченче ел рәттән «Укыйбызмы?» конкурсы җиңүчесе булып танылды.