23 нче октябрь көнне Советлар Созы Герое Г. Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбендә язучылар белән очрашу кичәсе узды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Яр Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналының май, июнь саннарында Балтач районы, Яңгул авылында туып-үскән шагыйрь-сугышчы Хәбра Рахман турында «Өзелгән шомырт чәчәкләре» дип аталган повесть дөнья күрде. Повестьның авторы – озак еллар Алабуга мәдәният-сәгать көллиятендә укыткан язучы Дибәҗә Каюмова. Шул уңайдан Яр Чаллы шәһәреннән бер төркем язучылар, журналистлар, шулай ук Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән укытучылар, студентлар шагыйрь туган авылга очрашуга кайттылар.