Кардәш халыкларга мәгърифәт таратучы татарлар
Татарлар бик борынгы заманнардан ук кардәш халыклар белән тыгыз элемтәдә яшәгәннәр, алар белән хезмәттәшлек иткәннәр, мәгърифәт таратканнар, милли әдәбиятлар һәм мәдәниятләр үсешенә зур өлеш керткәннәр. Бу традицияләр ХХ гасыр башларында да дәвам иткән, ныгыган. Мәгърифәтчеләребез Урта Азиядә, Казахстанда җәдит мәктәпләрен ачканнар, төрки халыкларның балаларына белем биргәннәр, милли телләрдә дәреслекләр төзеп бастырганнар.
Татарлар бигрәк тә кардәш халыкларның фән үсешенә зур йогынты ясаганнар. Үзбәк халкының тарихын өйрәнгән, алар тарафыннан “үз галимнәре” дип танылган Булат Салиев, азәрбайҗаннар арасында тарих фәне үсешенә зур өлеш керткән Газиз Гобәйдуллин, казахларның этнографиясен өйрәнүгә гомерен багышлаган Әбүбәкер Диваев, Төркиядә хокук, икътисад фәннәрен өйрәнүгә нигез салган Садри Максуди, Муса Акъегетзадә - әнә шундыйлардан.
Бүгенге сүзебез исә күренекле шәхесебез - каракалпак халкының әдәбиятын, мәгарифен үстерүгә зур көч куйган татар мәгърифәтчесе Сәйфелгабит Мәҗитов хакында.
Әтнә төбәгеннән чыккан мәгърифәтче
Сәйфелгабит Мәҗитов бүген атаклы каракалпак шагыйре, язучысы һәм драматургы, каракалпак алфавитын һәм беренче әлифбаны төзүче буларак каракалпаклар арасында танылу алган. Чыгышы белән татар булуы күпләргә билгеле булса да, бар гомерен, иҗатын каракалпак халкына багышлаган мәгърифәтчене каракалпаклар, хаклы рәвештә, үзләренең милли язучысы һәм педагогы дип саный.
Сәйфелгабит 1867 елда Казан өязе Үртәм авылында (хәзерге Татарстанның Әтнә районына карый) дөньяга килә. 1870 еллар азагында Әтисе Мәҗит абзый, хәерчелектән һәм ачлыктан котылу эзләп, гаиләсен алып туган ягыннан Урта Азия якларына чыгып китә. Башта Актүбә шәһәренә, 1880 елда, шактый җирләр гизеп, Каракалпакстанга килеп чыгалар һәм шунда төпләнеп калалар. Зиһенле, заманы өчен шактый укымышлы 13 яшьлек Сәйфелгабит хисапчы булып эшли башлый. Коңгырат шәһәренә күчеп килгәннән соң, ул мәдрәсәдә белем ала, анда мөгаллимлек иткән татарлар белән аралаша, туган телендәге китапларны укый.
Күпмедер вакыттан соң, Сәйфелгабитне волость башлыгының сәркатибе итеп билгелиләр. Бу вазифаны башкарган чорда ул каракалпак шагыйре Бердак белән таныша. Әлеге очрашу егетнең тормышында гаять зур роль уйный: ул әдәбият белән тагын да ныграк кызыксына башлый, татар газета-журналларын уку белән һәвәсләнеп китә. Тукай иҗаты белән мавыгу, беренче шигырьләрен язу да шушы елларга туры килә. Ул яраткан шагыйре Г.Тукай һәм рус язучысы И. Крылов әсәрләрен каракалпак теленә тәрҗемә итә, шул рәвешле аларның каракалпак халкы арасында таралуына ярдәм итә.
Октябрь революциясеннән соң С.Мәҗитовның иҗаты да, җәмәгать эшчәнлеге тагын да киңрәк колач ала. Ул райбашкарма комитеты секретаре итеп билгеләнә, укытучылар курсларын тәмамлап, Коңгырат округ мәгариф бүлеге башлыгы вазифаларын башкара. Дүрткүлдә “Иркен Каракалпак” газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли, бик күп санда мәкаләләр, шигырьләр, пьесалар язып бастыра, көйләр иҗат итә.
Ике халык арасында дуслык күпере салучы
С.Мәҗитовның иҗаты әле каракалпак әдәби теле, язма әдәбияты тумаган чорда ук башланып китә. 20 нче елларынның икенче яртысына кадәр каракалпакларда әдәбият бары тик чәчәннәр иҗаты буларак кына үсеш алган, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән.
Татар егете каракалпак язма әдәбиятына нигез салган, драма, хикәя жанрларында иҗат иткән, халыкның кыйммәтле мирасын бөртекләп җыйган, өйрәнгән, туплап бастырып чыгарган.
Шул ук вакытта ул татар әдәбияты беләндә һәрчак кызыксынып, танышып бара, татар язучылары белән аралаша. Туган теле, туган халкы һәм әдәбияты аңа һәрвакытта да илһам чыганагы булып хезмәт итә.
С.Мәҗитовның каракалпак телендә иҗат иткән күп кенә әсәрләренең кулъязмалары, милли нәшрият эшенең фәкыйрьлеге сәбәпле юкка чыгалар. Аның укучылар кулына килеп эләккән китаплары чын мәгънәсендә каракалпак халкының милли байлыгы, рухи хәзинәсе булып әверелгәннәр.
Каракалпак телендә иҗат итсә дә, С.Мәҗитовның бик күп әсәрләрендә татар рухы, татар сулышы, татар язучыларының йогынтысы сизелә. Ул каракалпак дусларын татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән таныштырып баруны да үзенең максаты итә. Шулай итеп ике халык, ике тел һәм ике мәдәният арасында үзенчәлекле дуслык күпере булдыруга ирешә.
“Белемгә беренче юл”
С. Мәҗитов халык мәгарифе өлкәсендә бик автив эшли. Мәдрәсә тәмамлап, мәгърифәт сукмаклары буенча беренче адымнарын ясаганда ук, үзбәк, каракалпак арасында аң-белем таратучы мөгаллим дусларының башкарган эшләре белән рухланып, ул үзе дә мәктәп-мәдрәсә ачарга хыяллана.
1912 елда Коңгырат шәһәрендә җәдит мәктәбе барлыкка килә, аның оештыручысы С.Мәҗитов мәшһүр педагогыбыз И.Гаспралының фикерләрен каракалпак җирлегендә таратуга зур өлеш керткән, яңа эпохага нигез салган мәгърифәтчеләрнең берсе була.
1924 елда Каракалпакстанда милли нәшрият ачу турындагы мәсьәлә күтәрелгәннән соң, мәктәп дәреслекләре төзү эше көн кадагына куела. 1925 елда төзелгән махсус комиссия каракалпак телендәге беренче дәреслекләрне Ташкент шәһәрендә әзерләү хакында карар кыла. Каракалпак телендәге дәреслекләрне төзү эше С. Мәҗитовка тапшырыла. Шул ук елда Каракалпак өлкәсе башкарма комитеты карары буенча Мәҗитовка бу эшне җитәкләү вазифасы тапшырыла.
Каракалпак алфавиты барлыкка килү тарихын С.Мәҗитовтан башка күз алдына китерү кыен. Гарәп имлясе нигезендә эшләнгән алфавит милли телдә язылган беренче дәреслекләр өчен җирлек булып тора.
Шул рәвешле С.Мәҗитов авторлыгында “Әлифба” (“Әлипбе”), “Уку китабы” һәм зурлар мәктәпләре өчен дәреслекләр дөнья күрә.
Әлифба белән эшләү өчен кулланма, укырга-язарга өйрәтү методикасының барлыкка килүе дә татар педагогының исеме белән бәйле. Моннан тыш, ул каракалпак теленең фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләрен өйрәнгән зур галим буларак тарихка кереп кала.
Әлифбаның тышлыгына “Белемгә беренче юл” дигән сүзләр язылган. Әлеге зур юлга сәяхәткә чыккан нәни юлчылар каракалпак әкиятләре, табышмаклар, халык уеннары, балалар фольклоры үрнәкләре, каракалпак халкының этник тарихы белән танышканнар, үз милләте, халкы, иле турында мәгълүмат туплаганнар.
Яңалиф кертелгәннән соң, С.Мәҗитов яңа дәреслекләр һәм программалар төзү эше белән җитәкчелек итә, яңа каракаллак алфавитын, “Каракалпак әлифбасы”н, каракалпак телен укыту методикасын, укый-яза белмәүче зурларны грамотага өйрәтү өчен программа төзүдә, каракалпак теле грамматикасын язуда катнаша.
Дәреслекләр төзегәндә С.Мәҗитов текстлар сайлауга аеруча җитди якын килә. Еллар буе үзе җыйган фольклор үрнәкләрен, чәчәннәр иҗаты үрнәкләрен һәм үзенең балалар өчен язган әсәрләрен туплап бирә. Аның балалар өчен язган шигырьләрендә туган табигатьнең гүзәллеге, ата-анага, олыларга карата хөрмәт, белем алу, халыкка хезмәт итү кебек темалар күтәрелә.
Каракалпак телендә дәреслекләр, уку-укыту программалары, методик ярдәмлекләр төзүче методист буларак каракалпак мәгарифе тарихына кереп калган педагогның хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан зур яклау таба.
1924 елда С.Мәҗитов “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнә, Каракалпакстанның халык шагыйре итеп таныла.
Әмма, чын күңелдән туган ватанына хезмәт итүенә карамастан, милләтчелектә, пантюркизмда гаепләнеп, “халык дошманы” дип табыла. Башка бик күп чордашлары, фикердәшләре белән беррәттән, татар егете дә сәяси золым корбаны була. 1938 елның октябрендә, каты җәберләүләргә түзә алмыйча, авыр яраланган татар педагогы суд карары чыкканчы ук Нөкес шәһәрендә вафат була.
Гомерен каракалпак халкын мәгърифәтле итүгә багышланган С.Мәҗитовны бүген төрки халыклар зур рәхмәт хисләре белән олылап искә алалар. Аның исеме югалмый. Каракалпак Республикасының Коңгырат шәһәрендәге үзәк урамнарның берсе Сәйфелгабит Мәҗитов исемен йөртә.