Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм алды ярминкәсе булачак. 2 ноябрь, якшәмбе көнне, Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында көзге ярминкә була. Сатуда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм шәхси хуҗалыклар үз тауарларын тәкъдим итәчәк, эшмәкәрләр дә актив катнашыр дип көтелә. Гадәттәгечә җыр-бию гөрләп торачак. Ярминкәләр иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана.