Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Исерекләрне штраф куркытмый

Исерекләрне штраф куркытмый..... 21 июнь көнне кичке җиде тулып киткәч, Кариле урамында ЮХИДИ инспекторы «Лада Веста» автомобилен туктата. Документларын тикшергән вакытта шоферның алкоголь кулланган булуыннан шикләнеп, инспектор аңа ДПС машинасына күчеп утырырга куша, шоферның барлык хокуклары да урында ук аңлатыла. Алкотектор белән тикшергәч тә, ул алкоголь кулланган булуны раслап, 0,906 мг/л күрсәткечен чыгара. https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/10/21/a8e56dba3d5f50c71a54a00bd5357edc.jpg Судта шофер үзенең гаепле булуын таный. 21 июнь көнне аракы эчкәннән соң, руль артына утырып, Балтачтан Карилегә юл тоткан булуын җиткерә. Ләкин юлында ЮХИДИ инспекторлары очрап, аны туктаталар. Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

Исерекләрне штраф куркытмый..... 21 июнь көнне кичке җиде тулып киткәч, Кариле урамында ЮХИДИ инспекторы «Лада Веста» автомобилен туктата. Документларын тикшергән вакытта шоферның алкоголь кулланган булуыннан шикләнеп, инспектор аңа ДПС машинасына күчеп утырырга куша, шоферның барлык хокуклары да урында ук аңлатыла. Алкотектор белән тикшергәч тә, ул алкоголь кулланган булуны раслап, 0,906 мг/л күрсәткечен чыгара.

https://baltaci.ru/images/uploads/news/2025/10/21/a8e56dba3d5f50c71a54a00bd5357edc.jpg

Судта шофер үзенең гаепле булуын таный. 21 июнь көнне аракы эчкәннән соң, руль артына утырып, Балтачтан Карилегә юл тоткан булуын җиткерә. Ләкин юлында ЮХИДИ инспекторлары очрап, аны туктаталар.

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.