Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм ташкабак, 350 грамм томат пастасы, уртача зурлыктагы 4 баш суган, 4 кишер, 7 тырнак сарымсак, ярты аш кашыгы вакланган кара борыч, 1 аш кашыгы тоз һәм 1 аш кашыгы шикәр комы, көнбагыш мае. Әзерләү тәртибе. Яшелчәләрне иттарткычтан чыгарабыз һәм майлы табада болгата-болгата кыздырабыз. 40-45 минуттан соң томат пастасы, сарымсак, шикәр, тоз, борыч кушып, яхшылап болгатабыз. Тагын 1 сәгать пешерәбез дә, сүндереп, капкач белән томалап, 5-10 минут тотабыз. Әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куябыз. Икра тулысынча суынгач, суыткычка куябыз. Салкын базда да сакларга була. Ташкабак икрасы гарнир буларак та, аерым кабымлык буларак та тәмле һәм файдалы. Тәмле булсын! Сез нинди рецепт буенча ясадыгыз?